Буа кырларындагы шикәр чөгендерен казып алу эшләре 1 сентябрьдә башланачак
Бу хакта муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашында әлеге темага багышланган киңәшмә узган.
Ранис Рәфис улы белдерүенчә, “татлы тамыр” 10491 гектар тәшкил итә. Аграрийлар уңыш гектардан уртача 400 центнер чыгарга мөмкин, дип фаразлыйлар. Җыеп алынган чөгендерләр 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча шикәр заводына озатыла башларга тиешләр. Яхшы һава торышы булганда, барлык казу 30 октябрьгә тәмамларга, дигән срок куйганнар.
– Аңарчы барлык чөгендер алу техникасын әзерләп куярга кирәк. Ә шикәр заводы тоткарлыкларсыз чөгендерне кабул итәргә тиеш, дигән бурыч куелды, - дигән район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев