Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа кышка әзер

Беренче үзәк юлларны чистарталар

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин белдерүенчә, шәһәрдә үзәк урамнарда - 28,4 километр, икенчелләре - 130 километрдан күбрәк юллар, 63 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданда тротуарлар бар. “Буа МППЖКХсы” хезмәткәрләре аларны КДМнар, тракторлар, “Амкадор” төягечләре, автогрейдерлар, экскаваторлар, мини-төягечләр, “КамАЗ” автомобильләре ярдәмендә кардан арындырачак. Беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнарында, аннан тукталышларда, андагы “кесәләр”дә, тротуарларда эшләячәкләр. – Узган елгы карлы кыш безгә күбрәк һәм җентекләбрәк әзерләнергә кирәклеген күрсәтте. Һава торышына карап ике смена эшләячәк. Әгәр дә кар күп яуса, юллар көндез дә, төнлә дә чистартыла. Шулай ук юл чатына өелеп калган кар өемнәрен дә вакытында чыгарабыз. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы да тулысынча тәэмин ителергә тиеш, - диде Алмаз Марс улы. Карны чыгару урыны – Казан тракты урамында, ул 1,2 мең квадрат метр мәйданны били. Бер үк вакытта бозлавыкка каршы барлыгы 1 мең тонна ком һәм 230 тонна тоз сатып алынган. Шуннан 1010 тонна тозлы-комлы катнашма да әзерләгәннәр. Аларны бозлавык хасил булган саен юлларга, җәяүле сукмакларга сибеп чыгачаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев