Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа кызы Камилла Шәрәфетдинова Мәскәү өлкәсе хоккей җыелма командасы составында Россия беренчелеге чемпионы булды

Унбиш яшьлек Буа кызы Камилла Шәрәфетдинова Мәскәү өлкәсе җыелма командасы составында 2025-2026 еллар сезонында 18 яшкәчә юниорлар арасында Россия беренчелеге чемпионы булды.

Якташыбыз анда 5нче номер астында уйнады. Команданың җиңүенә зур өлешен кертте. Сүз уңаеннан, ул былтырга сезонда Мәскәү өлкәсе командасы өчен уйнап,  15 яшькәчә юниорлар арасында көмеш призер булган иде.

Камилла  алты яшендә Буаның “Арктика” бозында фигуралы шуудан башлаган кыз.  Ун яшендә ул хоккей уйнарга күчә. “Арктика 2012” командасында саклаучы позициясендә чыгыш ясый. Әнисе Гөлнур Шәрәфетдинова әйтүенчә, Камилла өч яшьтән хоккей җанатары булган. Әти-әнисе белән Казанның “Ак Барс” хоккей командасы уеннарын карарга йөргән. Шуннан әлеге спорт төренә тәмам гашыйк булган. 

Ә хәзерге вакытта ул уйнаган “Атлант” хоккей командасына килүе  тарихы болайрак. 2024 елда Камилла Шәрәфетдинованы  Пермь краеның Чайковский шәһәрендәге “Росомаха” командасына “Алтын алка” Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларында катнашырга чакыралар. Әлеге команда составында уйнаган кызны икенче уен күзәткәннән соң,  Мытищи шәһәрендәге  “Хоккей буенча олимпия резервы спорт мәктәбе” Мәскәү өлкәсендәге өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесенең “Атлант” командасы тренеры Камилланың әти-әнисенә шалтырата. Яшь хоккейчыны үзләрендә уйнарга чакыра. Әти-әнисе Гөлнур һәм Илнур Шәрәфетдиновлар, озак уйлаганнан соң,  бердәм карарга киләләр: Камилла әтисе белән Мәскәү өлкәсенә китәчәк. Шул рәвешле Камилла ундүрт яшьтән кызлар хоккей командасында уйный, Подольcк шәһәрендәге 12 номерлы мәктәптә укый. Быел тугызынчыны тәмамлый.

- Камилла искиткеч дисциплиналы, максатчан, булдыклы, кечкенәдән үзенә нәрсә кирәген төгәл белә. Шул ук вакытта ул ачык күңелле, мәрхәмәтле булып кала, - ди әнисе аның турында.

Якташыбызны чын күңелдән чемпион исеме белән котлыйбыз. Аның белән чын күңелдән горурланабыз. Камилла, без, буалылар, - синең тугры җанатарларың!

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев