Буа лагерьларында икенче смена ачылды (фоторепортаж)
Кичә районның “Наратлык” һәм “Акчарлак” лагерьларында икенче смена эшли башлады.о
Аның тантаналы ачылышына муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, аның белән бер көн “глава” булып торучы Килдураз мәктәбе укучысы Алмаз Яруллин һәм башкалар килделәр. Беррәттән палаткалы лагерьда ял итүче балаларны да сәламләделәр. Лагерьдагылар кунакларларны җырлы-биюле чыгышлары белән каршы алдылар. Июль аенда “Акчарлак” лагеренда 70 бала ял итә, палаткалы лагерьда – 20әү. Ә “Наратлык”та быел сезон ябылганчы 520 бала ял итәчәк, 180нен кичә кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев