Совет чорының атаклы "Москва слезам не верит" фильмы герое Катя Тихомирова кебек хатын-кызлар безнең заманда да бар икән. Алар заводта тимер детальләр дә ясыйлар, кирәк икән, станокны да ремонтлап куялар. Ирләр эшен "эһ"тә итмичә башкаручы хатын-кызлар белән Буа машина төзү заводының 55нче цехында танышып кайттык.
Илле бишенче цехның иттарткычларны җыюда...
Совет чорының атаклы "Москва слезам не верит" фильмы герое Катя Тихомирова кебек хатын-кызлар безнең заманда да бар икән. Алар заводта тимер детальләр дә ясыйлар, кирәк икән, станокны да ремонтлап куялар. Ирләр эшен "эһ"тә итмичә башкаручы хатын-кызлар белән Буа машина төзү заводының 55нче цехында танышып кайттык.
Илле бишенче цехның иттарткычларны җыюда иң мө-һим эшне башкаручы 5нче операция бригадасының биш кызы алар - Татьяна Михайлова, Руфия Бикмаметова, Надежда Демина һәм бригадирлары Илсинә Вәлиева. Вәсилә Шәрипова ул көнне җитди сәбәпләр аркасында эштә юк иде.
Башларына яулык бәйлә-гән, махсус эш киемнәре кигән хатын-кызлар станоклар артында, кулларына игәү тотып алларында тау-тау булып өелгән иттарткычлар корпусларын шомарталар иде.
- Һәрберебез көнгә 300-400 данә шомартабыз. Төрле модельле корпусларның кытыршы яклары да төрлечә. Монда чын ювелир осталыгы, сабырлык кирәк. Ирләр түзә алмый, ә без ияләшкән, - ди Илсинә Вәлиева. Аның сүзләрен цех остасы Ирек Хәсәнов тә куәтли. Соңгы елларда заводка заманча җиһазлар да, станоклар да кайтарылган. Ә илаһи затлардан торган бу "бишлек" станок тавышы тынмаган ярымкараңгы бинада кулларына ирләр эш коралы тотып, ир-ат эшен башкаруны дәвам иткәннәр Әнә, Татьяна ялларда да заводны бик сагынам, кечкенә-дән җитештерү өлкәсендә эшләргә хыялландым дип сөйли. Руфиясе шулкадәр бу эшкә күнектем, башка җирдә хезмәт куя алмыйм, дип шаккатыра. Ә бригадада иң яше Надежда биредә пенсия яшенәчә эшләячәгенә ышандыра. Бригадир Илсинә шушы кызларны туганнарым кебек яратам, алардан башка мин кая инде, дип төгәлләп куя. Кыскасы, зарланырга уйламыйлар да.
-Көне буе басып торып аяклар, иттарткычны ышкый-ышкый куллар арымыймы? - дим.
- Монда бит конвейер. Без-дән соң иттарткычларны җыю буенча күпме бригада эшли. Арырга хакыбыз юк. Аннары хезмәт хакы эш күләменнән чыгып түләнә бит. Әле планны да арттырып үтибез, - ди Илсинә Вәлиева.
Бригада сан артыннан гы-на кумыйча, сыйфат турында да уйлап эшли булып чыкты. Техник контроль бүлеге начальнигы Илнар Хәсәнов кызларның иттарткыч корпусларын чираттагы эшкәртүгә браксыз диярлек җибәрүен әйтеп узды.
Зур "бишле" 5нче операция бригадасы кызларына! Ир-атларның борыннарына чиртеп эшлиләр. Шул ук вакытта гүзәл зат булып кала беләләр - алар барысы да хатын-кыз булуы бе-лән матур. Бәйрәм белән сезне, ир йөрәкле хатын-кызлар!
Нет комментариев