Буа машина төзү заводының игәүләү остасы Рушания Шәрәфетдинова: «Яраткан эшемдә рәхәт»
Моннан 33 ел элек Буа машина төзү заводына эшкә урнашкан Рушания Шәрәфетдинова беркая да китмичә, әле дә шунда алдынгы хезмәткәр булып хезмәт итә.
Зур стажлы булу өстенә, эшен намус белән башкаруын да кат-кат кабатлап, заводның баш инженеры урынбасары Сергей Сергейчев аны безгә язарга тәкъдим итте.
1992 елны Казаннан һөнәр училище тәмамлап кайткан 18 яшьлек Рушанияне алдан контролер итеп куялар. Аннан 55нче цехта гидрополировкалау станогында эшли, соңрак каравылчы вазифасын башкара.
– Каравылчы эше балалар үстергәндә җайлы булды. Сменалы график булгач, алышынасың, җайлашасың инде. Авылдан, Түбән Наратбаштан җәяү килеп йөрсәм дә, эшемне калдырмаска тырыштым, бер дә зарланмыйм, - дип ул вакытларны искә ала ул.
Моннан ун ел элек аны такта эшләнмәләре ясый торган цехка күчереп, игәүләүче итеп билгелиләр. Рушания Шәрәфетдинова агач әрҗәләргә дип киселгән детальләрнең тупас урыннарын шомартып игәүли. Әрҗә эчендәге товарлар заказ бирүчегә ватылмыйча барып җитсен өчен ул сыемның төбенә келәй белән билгеле бер үлчәмдә киселгән рубероид кисәкләре ябыштыра. Цехтагы ир-атлар әрҗәнең каркасын тулысынча җыйгач, тагын бер кат карап, шомартып чыга. Шул рәвешле елына 2 мең тирәсе зур сыемлы әрҗәләр әзерлиләр, алар заказ буенча җибәрелеп җтора. Кечкенәләрен дә ясыйлар, анысын – күбрәк күләмдә.
– Көне буе хәрәкәтләнеп эшләү ошый. Заводта 33 ел эшләү дәверемдә беркайчан да башка оешмага китәргә уем булмады. Төпле эш урыны, стабиль хезмәт хакы, яхшы коллектив – ни кирәк тагын? Монда миңа бик рәхәт, – диде ул.
Әле озак еллар яраткан заводыннан аерылырга җыенмый. Исәнлек кенә булсын, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев