Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа мәдрәсәсендә имамнар җыелышы узды (ФОТО, ВИДЕО)

Буа мәдрәсәсендә шәһәр һәм авыл мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның җыелышы булып узды. Бу мөһим чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм мөхтәсибәттә эшләүче ярдәмчеләр катнашында узды. Җыелыш июнь аеның видеожурналын карау белән башланып китте.

Сүзне башлап Равил хәзрәт мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен тапшыру белән башлап җибәрде. Аннан: "Эшләгән эшләрегез бихисап, Раббыбыз һәр эшләрегездән разый булсын", - диде. Илмир хәзрәт имамнарга корбан аена кагылышлы мәсьәләләрне аңлаттып үтте. Бер фикергә килеп, авыл һәм шәһәрдә бер тәртиптә бәйрәм намазын уку сәгатен билгеләделәр.

Өйлә намазы алдыннан Равил хәзрәт мәдрәсәбез янында яңа бина, төзелеп килә торган 8нче мәхәллә мәчете, Иске Суыксу авылында төзелеп килә торган яңа мәчет биналары белән якыннан танышты, уңышлар теләде.

Хәзрәтләргә август аена намаз вакытлары таратылды.

 

ВИДЕОЖУРНАЛны карагыз:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буа мәдрәсәсендә шәһәр һәм авыл мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның җыелышы булып узды. Бу мөһим чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм мөхтәсибәттә эшләүче ярдәмчеләр катнашында узды. Җыелыш июнь аеның видеожурналын карау белән башланып китте. Сүзне башлап Равил хәзрәт мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен тапшыру белән башлап җибәрде. Аннан: "Эшләгән эшләрегез бихисап, Раббыбыз һәр эшләрегездән разый булсын", - диде. Илмир хәзрәт имамнарга корбан аена кагылышлы мәсьәләләрне аңлаттып үтте. Бер фикергә килеп, авыл һәм шәһәрдә бер тәртиптә бәйрәм намазын уку сәгатен билгеләделәр. Өйлә намазы алдыннан Равил хәзрәт мәдрәсәбез янында яңа бина, төзелеп килә торган 8нче мәхәллә мәчете, Иске Суыксу авылында төзелеп килә торган яңа мәчет биналары белән якыннан танышты, уңышлар теләде. Хәзрәтләргә август аена намаз вакытлары таратылды.

Публикация от buinsk-inform (@buinsk.bayrak)