Буа медучилищесы студенты WorldSkills Russia-2016 һөнәри осталык региональ чемпионатының икенче этабында катнашачак
Медицина училищесының 313 төркеме студенты Алия Камалова WorldSkills Russia-2016 һөнәри осталык региональ чемпионатының беренче этабы җиңүчесе булды. Ул "социаль эш" компетенциясе буенча катнашучылардан иң яхшысы табылды һәм чемпионатның икенче этабында катнашу хокукы алды. Бәйгедә уку йортының "Дәвалау эше" һәм "Өәфкать туташы эше" белгечлекләре буенча III курс студентлары көч сынашты. Аларның...
Медицина училищесының 313 төркеме студенты Алия Камалова WorldSkills Russia-2016 һөнәри осталык региональ чемпионатының беренче этабы җиңүчесе булды. Ул "социаль эш" компетенциясе буенча катнашучылардан иң яхшысы табылды һәм чемпионатның икенче этабында катнашу хокукы алды.
Бәйгедә уку йортының "Дәвалау эше" һәм "Өәфкать туташы эше" белгечлекләре буенча III курс студентлары көч сынашты. Аларның эшен экспертлар-учлище укытучылары бәяләде. Чемпионатны оештыручы, практика мөдире Л. Фәйзуллина әйтүенчә, катнашучылар авыр хасталарны карау осталыгы өстенә игътибарлы һәм яхшы күңелле булуларын да күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев