Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа медучилищесы чыгарылышы СВОда

Рания Сабитова ел ярымнан бирле хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли.

 

 

Рания медицина училищесында укыганда ук батыр, тәвәккәл  булуы белән аерылып тора.

Уколны да оста ясый, анализларны да хатасыз ала. Кыз эшкә, инде дипломлы белгеч булып, юллама буенча Тәтеш үзәк дәваханәсенә бара. Әмма Тәтештә кешеләрне дәваларга, дип янып торган кызга документлар белән эшләргә тәкъдим итәләр. Башка вазифага күчерүләрен ни күпме сораса да, кире боралар. Шунда Рания махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла. Анда, чыннан да, медиклар кирәк бит. Шәфкать туташы дүрт көннән җыенып туган авылы Яшел Үзән районының Норлат авылына инде юл чемоданы белән, якыннары белән саубуллашырга гына кайта. Әниләренә 20 яшьлек кызның бу адымы белән килешергә генә кала.

Башта Россия шәһәр-ләрендә эшләргә контракт төзи, аннан аны Белгородка госпитальгә билгелиләр.

- Мин операция бүлегендә анестезиолог, күбрәк реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшлим. Яралы хәрбиләргә ярдәм итү теләге шулкадәр зур булды. Дарулар белән генә дәвалап калмыйча, хәрбиләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч та бирергә кирәк. Мин әйтер идем, Буада укытучыларым миңа белем белән шәфкатьлелек сыйфатларын да бирә белделәр. Һәрберсенә рәхмәт әйтәсем килә. Аерым алып, Гөлнара Заһитовна турында әйтәсем килә. Таләпчән дә һәм аңлый да белүче үрнәк укытучы ул. Сыйныф җитәкчем Гөлшат Мөзгировна  икенче әнием кебек булды. Максималь тырышырга, мөмкин булган кадәр аларның белемнәрен алып калырга өлгерергә кирәк. Эшли башлагач моны күбрәк аңлыйсың, бигрәк тә минем мисалда. Бүгенге студентлар шуны аңласыннар иде, - диде безгә Рания телефон аша.

Эшли башлаганнан бирле Татарстаннан, Буадан яралы хәрбиләргә дә аның бик күп ярдәме тигән. Күптән түгел ул районның гуманитар ярдәм төркемендә дә элемтәгә чыкты: “Мин Белгород госпиталендә эшлим, әгәр дә якыннарыгыз биредә булса, хәбәр бирегез, ярдәм итәргә әзермен” дип язды. Рания шундый кыю адым ясавына беркайчан да үкенмәвен әйтә. “Мин булмасам, кем?” дигән принцип белән хезмәт итә. Хәрбиләрне дәвалау өчен шартлар да, медицина препаратлары да җитәрлек. Гуманитар ярдәм дә күп. Яралы солдатлар да яхшы булачагын аңлыйлар. Менә шулар янына безнең, медикларның да, саллы өлеше кирәк! Мин ничек шул белемгә ия булып, кырыйдан карап торыйм, ди ул. Батыр йөрәкле, курку белмәс кыз бала үстергән әти-әнисенә дә, аңа белем һәм тәрбия биргән укытучыларына да, Рания Рөстәм кызының үзенә дә буалылар рәхмәт әйтә һәм кызның Буада укып белем алуы белән горурлана.

Рания Сабитова ике тапкыр әти-әнисе янында отпуск ялында булып киткән. Шул вакыт Буага килеп укытучылары янына да барган һәм рәхмәтләрен әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев