Буа мөхтәсибәтенең чираттагы видеожурналы чыкты
Буа мөхтәсибәтенең эшчәнлеген күрсәтеп килүче айлык видеохисап журналларның саны 20гә тулды.
ouTubeта Буа мөхтәсибәтенең чираттагы видеожурналы чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буа мөхтәсибәтенең эшчәнлеген күрсәтеп килүче айлык видеохисап журналларның саны 20гә тулды. Аны сылтама буенча кереп карарга мөмкин.
"Һәрбер видео Буа мөхтәсибәтенең ютуб-каналында урнаштырыла бара. Бу язмаларда Буа шәһәре һәм авыллары мөселманнары тарафыннан уздырылган дини чараларны, мәдрәсә эшчәнлеген күрә аласыз. Эшебезгә карата бәя биреп, видеоязмалар астына үзегезнең фикерләрегезне белдерегез. Алга таба видеожурналлар чыгып килер дигән өметтә калабыз. Сыйфатын яхшырту нияте белән, сездән, хөрмәтле дин кардәшләр, тәкъдимнәр көтеп калабыз!", -
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев