Буа мәктәпләрендә республика экология дәресләре үтте (фоторепораж)
Татарстанда Аерым сакланучы табигать территорияләре елы кысаларында шәһәрнең 1 номерлы гимназиясендә һәм 2 номерлы лицеенда бүген экология дәресләре узды. Очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да килгән иде. Укучылар "Ачык дәрестә" темасына кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Ринат Гайзатуллин уку йортларына Татарстан территориясендәге тереклек турында басылып чыккан "Кырмыскадан алып...
Татарстанда Аерым сакланучы табигать территорияләре елы кысаларында шәһәрнең 1 номерлы гимназиясендә һәм 2 номерлы лицеенда бүген экология дәресләре узды. Очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да килгән иде. Укучылар "Ачык дәрестә" темасына кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Ринат Гайзатуллин уку йортларына Татарстан территориясендәге тереклек турында басылып чыккан "Кырмыскадан алып аюга кадәр" дип аталган китаплар, балаларга бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягындагы территориаль идарәсе белгече Әмир Җаббаров мәктәпләргә яңа редакцияләнеп нәшер ителгән Татарсан Республикасы "Кызыл китабы"н бүләк итте. .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев