Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа мөхтәсибәтендә Фәхретдин ишанны искә алдылар

Сембер губернасы Буа өязе дин әһеле, бу авылдан чыккан Фәхретдин ишан Норлати исеме бирелгән җирле мәчеткә багышланган тантаналы җыелыш Буа районының Норлат авылында узды.

Бу вакыйга уңаеннан мәчет фасадына истәлек тактасы урнаштырылды. Чарада авыл халкы, дин кардәшләр, Буа районы имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, шулай ук авыл мәчете имамы Фәяз хәзрәт Гафуров катнашты.

Ильмир хәзрәт үз исеменнән катнашучыларны бу тарихи вакыйга белән котлады һәм авыл халкына диндә бердәм булырга чакырды. Тәкбир астында кунаклар һәм авыл халкы тантаналы рәвештә истәлек тактасын ачтылар, аннан соң рәсми чыгышлар булды. Аннары Коръән аятьләре укылып, Фахрутдин ишан рухына дога кылынды.

Дәмулла Фәхретдин Норлати (чын исеме Фахрутдин Мөстәев) – шагыйрь, педагог һәм Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәгенең (Тау ягы) күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Аның тормыш юлы һәм Буа районының рухи тормышын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур әһәмияткә ия. Ул 1804 елда Сембер губернасы Буа өязе Норлат авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Буа районы) мулла гаиләсендә туган. Башлангыч дини белемне әтисе, Мөстәй хәзрәт җитәкчелегендәге мәдрәсәдә алган. 1820-нче еллар башында Казандагы «Исәке Таш» мәчетенең мәдрәсәсендә, аннан соң 11 нче мәхәллә мәчетендә, ә соңрак ислам агартуның иң зур үзәкләреннән берсе булган Бохарада укуын дәвам иткән.

1840-нчы еллар башында Фәхретдин хәзрәт туган Норлат авылына әйләнеп кайта һәм әтисенең мәчетендә имам вазифасына керешә. Ун ел дәвамында төрле галимнәрдән туплаган белемнәрен яшь буынга һәм бөтен халыкка җиткереп, рухи агарту һәм тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев