Буа музее Палестина һәм Донбасс җире белән танышырга чакыра
Картиналарны Буага Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәрендә яшәүче палестиналы, “Чуашстан һәм Палестина халыклары арасында хезмәттәшлек һәм дуслык” төбәкара җәмәгатьчелек җәмгыяте президенты Бассам Фатхи АльБалауи алып килгән.
Күргәзмәдә россияле, чит ил һәм Татарстан рәссамнары эшләре урын алган. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге күргәзмә балалар халыкара сәнгать күргәзмәсе белән берлектә эшли. Монда балаларның Донбасс турында ясаган картиналарын да күрергә була. Бассам Фатхи АльБалауи тантаналы ачу вакытында кыскача үзе һәм картиналар белән таныштырды. Аның Палестинадан киткәненә 35 елдан күбрәк вакыт узган. Бүген ул Россиянең 59 төбәгендә (шул ук вакытта Буада) һәм чит илләрдә туган җире Палестина язмышын чагылдырган картиналар күргәзмәсен оештыра. Аның сүзләренчә, әлеге җирләрдә дистәләгән еллар буе халык бәрелешләр эчендә яши. Моны үзе аша үткәргән Бассамның урамнардан узу ничек куркыныч булуы һәм балалар фаҗигасе турында сөйләвен һәркем тетрәнеп тыңлады. Үз чыгышында ул Палестина җирендә калган якыннары, әнисе турында да әйтте. Тынычлык булмау аркасында дистә еллардан бирле ул алар белән күрешә алмый. Хатынының һәм балаларының бер тапкыр да әтиләре үскән җирне, әбиләрен күргәннәре юк. – Күргәзмәнең максаты – борынгы изге җирдә тынычлык, иреклек һәм үзара килешүгә ирешүне өндәү. Рәссамнар да эшләрендә шул максатны күздә тоталар. Россия һәм Палестина халыклары арасындагы гасырлардан килгән дуслыкның дәвам итүенә теләктәшлек тә бу. “Мин Донбассны ясыйм” дигән темага балалар рәсемнәрен дә алып килдек. Яшь буын эшләре дә уйландырырлык, – диде Бассам Фатхи Аль-Балауи. Картиналарга тыныч кына карап булмый – аларның һәркайсында кешеләр язмышы. Бассам рәссамнар юкка гына Палестина җиренә тартылмый, дигән фикердә. – Туган җирем таулар, далалар, философик образлар, әхлакый кыйммәтләр урыны булуы белән җәлеп итә аларны. Тик тынычлык кына юк, – ди. Репродукцияләрдә мөселман һәм христианнарның изге урыннары, әлеге җирләрнең табигате, гади кешеләр портретлары урын алган. Буалылар тантана көнендә Казан шәһәре дизайнерлары Татьяна Гнездилова һәм Вероника Музафарова авторлыгында Палестина халкының киемнәр күргәзмәсен дә күрә алды. Музей директоры Люция Әхмәтҗанова күргәзмәнең июнь ае уртасына кадәр эшләячәген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев