Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буа музеенда узган “Әлифба” бәйрәменә бу китапны өйрәнүче якташыбыз Диләрә Галиуллина кайтты (фоторепортаж)

Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды әлеге чара. Туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова белдерүенчә, әлеге чараны оештыруга Буа районында туып үскән якташыбыз Диләрә Галиуллинаның "Әлифба"ны иң беренче чыганаклардан - Болгар ханлыгы чорыннан алып, соңгы тапкыр нәшер ителгән басмасына кадәр фәнни өйрәнүе сәбәпче булган. "Татарская "Алифба" дип аталган әлеге...

Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды әлеге чара. Туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова белдерүенчә, әлеге чараны оештыруга Буа районында туып үскән якташыбыз Диләрә Галиуллинаның "Әлифба"ны иң беренче чыганаклардан - Болгар ханлыгы чорыннан алып, соңгы тапкыр нәшер ителгән басмасына кадәр фәнни өйрәнүе сәбәпче булган. "Татарская "Алифба" дип аталган әлеге фәнни эшнең беренче җыентыгын Диләрә Галиуллинаның әтисе Мәгъзүм Насретдинов музейга бүләк иткән булган. Китап авторы, Казан Дәүләт университеты доценты чарада катнашучыларга үзенең эзләнүләре турында тәфсилләп сөйләде. Диләрә Мәгъзүмовна сүзләренә караганда төрле чорларда төрлечә үсеш алган "Әлифба"гел үсештә булган, камилләшә барган. Бигрәк тә революция елларыннан соң зур үзгәреш чоры кичергән. Шулай ук китапның гарәп, фарсы, кириллицада ничек итеп өйрәнүләре тарихы да кызыклы. Автор әлеге чараны оештырып, хезмәте белән таныштыру мөмкинлеге тудырулары өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. М.Вахитов исемендәге гимназиянең беренче сыйныф укучылары кунакларга "Әлифба" бәйрәмен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев