Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ОБХССы хезмәткәре ничек интернат балаларыныкын урлаган затларны ачыклый һәм диспансер баш табибын төрмәгә утырта

Мөнир Вәлиев үзе тикшерү алып барган эшләр хакында әле дә тыныч кына сөйли алмый.

Акча «кесәгә» аккан

1972нче ел. Махорка фабрикасы гөрләп эшли. Ул елларда колхозлардан, халыктан үстереп эшкәрткән тәмәке җыя торган булалар. Хәтта, тирә-күрше районнардан да. Кабул итеп алган продукциягә акчаны сортларга карап түлиләр. Билгеле бер күләмдәге тәмәкенең беренче сортлысын 77 тиеннән, икенче сортлысын — 44 тиеннән, өченчесен 33 тиеннән кабул итәләр. Халык аны беренче сорт буенча тапшырырга тырыша. Яхшы орлык утырта, чүбен утый, уңышны җыя, тиешенчә киптерә, берәмтекләп эшкәртә. Ә кабул итүчеләр барыбер «брак» табалар һәм икенче, өченче сортка чыгаралар. Моңа карата ризасызлык белдерүчеләр дә табыла. Эш милициягә җитә. Килеп туган хәлгә ачыклык кертүне Мөнир Локмановичка йөклиләр. Эш катлауланганнан-катлаулана.

Опервәкил Вәлиев көнгә 50шәр кешедән сорау ала. Очына чыгар өчен күрше район авылларына кадәр барып, халыктан кемнең күпме, ничә сумнан тәмәке тапшыруы турында мәгълүмат туплый. Нәтиҗәдә факттагы документлар белән чагышмаган бик күп дәлилләр күрә. Документларда халыктан махорка 77 тиеннән кабул ителгән, ә акчаны түбән сорт буенча түләгәннәр. Тикшерү барышында җинаятьчеләрнең граммнарда да алдап, ялган документлар белән эш итүе «килеп чыга». «Буа махоркасы» җинаятьчел төркеме эшен республика Югары суды өч ай карый. Гаеплеләр 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителәләр. 

«Кәнәфиле» җинаятьчеләр

Мөнир Локманович гомере буе гади кешене рәнҗетеп, җиңел генә керемгә омтылучыларны күрә алмаган. Буа районының ул вакыттагы Курени авылындагы туберкулез диспансерын тикшерә башлавы да авыруларга булган битараф мөнәсәбәткә җаны әрнүдән башланган. Тиешенчә дәваламаганда туберкулезның үлемгә китерүен һәркем белә, югыйсә. Моңа исе китмәгән баш табиб нәрсә тели, шуны эшли. Диспансер карамагындагы фермада пациентлар карап үстергән дуңгызларны, бакчадагы яшелчәләрне дәүләткә тапшырып, акчасын үз кесәсенә сала. Авыруларга көндәлек билгеләнгән спиртны да бирми, оперативниклар тентү вакытында аны баш табиб йортындагы идән астыннан табып алалар. Дәваханәдә көн-төн дүрт шәфкать туташы эшли, тагын дүртесенең хезмәт хакын җитәкче үзенә яза. Суд аның гаебен таный һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм итә. 

Балалар өлешенә кереп, балда-майда яшәүчеләрне дә «чиста суга» чыгара Мөнир Локманович. Буада ул елларда балалар интернат-мәктәбе эшли. Әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм булган сабыйларның өстендә еллар буе талкынып беткән кием-салым, өстәлләрендә иң ярлы ризык була. Югыйсә, алар хөкүмәт, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр тарафыннан фактта даими кайгыртыла — интернат-мәктәп исәбенә күп средстволар күчерелә. Тикшерү барышында документларда балаларга яңа киемнәр дә алынган, менюларында ит тә, йомырка да, яшел борчак та, сыр да бар кебек күренә.

ОБХСС хезмәткәре кызыксына башлагач, интернат җитәкчелеге киемнәр тиз туза, балалар мондый ризыклар яратмыйлар, ашамыйлар, дип акланалар. Шунда Мөнир Локманович моны үзе тикшереп карый: бер төркем балаларны ашханәгә чакырып, алларына «яратмаган» азыкларын куя. Сабыйлар барысын да «ялт» иттереп ашап бетерәләр. Шул рәвешле эксперимент интернат директоры сөйләгәннәрнең киресен күрсәтә. Нәтиҗәдә директор, баш бухгалтер, склад мөдире суд каршына басалар һәм хөкем ителәләр. Мөнир Локманович җинаятьләрне шулай җентекләп тикшерү юлларына ул вакыттагы СССРның МВД академиясенең Казан филиалында укыганда өйрәтүләрен әйтә. 

Совет власте заманында бигрәк тә спекулянтлар, хәзерге тел белән әйткәндә алып-сатарлар белән дә нәтиҗәле көрәш алып бара.

— Икеләтә-өчләтә арттырып сатулары йөрәккә тия иде. Әлеге дә баягы акчасыз кеше алдана бит бу очракта. Менә бер мисал. Берәү хөкүмәт автомобиле белән Буадан брикет төяп китә дә, авыл халкына ике тапкыр арттырып сата. Теге мескен соңгы тиенен дә бирергә әзер. Моңа ничек түзәргә?! Шуннан бу кешене күреп аңлаттым. Соңгы тиененә кадәр талама кешеләрне, дип кисәттем. Шул ук вакытта бер капчык терлек азыгы, тавык-чебиенә җим алып кайтучыга каты бәрелмәдем, ди милиция ветераны.

Мөнир Вәлиев социалистик мөлкәтләрне урлауларга каршы көрәш буенча бүлек җитәкчесе булган вакытта өч кешелек коллектив республикада иң яхшылар рәтендә санала. Мәсәлән, 1988-89 елларда коллегалары Наил Камәров, Илдар Галимов белән 136 җинаять ачыклыйлар, шуның 69ын җитәкче шәхсән үзе ача. Бу сан республикада иң зур күрсәткеч була. Ә Мөнир Локмановичның спекуляцияне фаш итү тәҗрибәсе республикада коллегалары өчен үрнәк итеп алына.

Азрак үзе турында

Германиядә хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан Мөнир Вәлиевның кулында бик яхшы характеристика була. Шуңа Казанның танылган Горбунов исемендәге заводына бишкуллап эшкә алалар. Слесарь-җыючы булып берничә айлык курслар узганнан соң үзлегеннән сызымнар белән кызыксына башлый, норманы арттырып үти. Һәр эшнең төбенә тоз коюы белән халык дружиначылары арасында таныла һәм завод парткомы аны милициягә эшкә тәкъдим итә. Авыл егете үзен формалы хезмәткәр буларак күз алдына да китерми. Эчке эшләр органнарында яшь кадрлар буенча эшләүче лейтенант аңа Алабуга урта махсус милиция мәктәбенә укырга барырга тәкъдим итә.

Диплом алгач Буа эчке эшләр бүлегенә социалистик мөлкәтләрне урлауларга каршы көрәш буенча бүлек опервәкиле булып билгеләнә. Ул заманнарда Буа чагыштырмача кечкенә район саналса да, җитештерү, сәүдә оешма-предприятиеләре, колхозлар саны күп булганга, урлаулар, ришвәтчелек, спекуляция дә «йокламый». Мөнир Локманович иң беренче остазлары тәҗрибәсен өйрәнә. Үзе беренчеләрдән булып фаш иткән күпсанлы җинаятьләр арасында Буада «махорка җинаятьчел төркеме эше» була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев