Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа «Папа Карлосы» нәкъ кинодагы кебек Буратино ясаган

Оста Ырынгы авылында яши

Папа Карло, диярсең!

Сынчының ишегалды тоташ остаханә кебек. Агачлар арасыннан төрле сыннар, кечкенә тирмән, балалар өчен баскычлап эшләнгән уен мәйданчыгын күреп алдык. Диварда чылбырга элеп куелган кулдан ясаган ат арбасы көпчәге. Бер кырыйга таштан булачак сыннарны коеп куйган. Бер баганада агачтан төрле юнәлешләргә күрсәтеп, уклар кадаклап куелган. Аларга чуаш һәм татар телендә сүзләр язылган. Мәктәптә татар телен укучы оныкларына бабалары аның чуаш теле белән ничек охшаш булуын шулай аңлата икән.

Агачтан эшләнгән әлләничә метрлы зур сыннарның кечкенә макетларын ул иң беренче шунда ясый. Эш өстәлендә эшләнеп бетмәгән чүмеч тора. Чуаш халкында милли кухня символы санала ул. Оста безнең алда агач өтерге белән аның сабына милли бизәкләр төшереп күрсәтте. Без дә аның белән мастер-класс уздык. Агачка бер кечкенә генә сыр сызганда да дулкынланасың! Ә автор нинди генә үзенчәлекле эшләр башкармаган! Шунда күзебез урындыкта утырып торучы агач Буратинога төште.

Оригиналдан берни белән дә аерылмый. Бу Буратиноның «Папа Карло»сы — Александр үзе. Оныгы Арина Яңа елга сораган булган. Бабасы, аның хыялын чынга ашыру өчен, алдан фильмны караган. Агач курчакның куллары да, аяклары да йөри, башмаклары да салына хәтта. Кулында «алтын» ачкычы да бар. Ишегалдындагы тагын бер остаханәдә картиналар «туа». 

Тынычлыкта шедеврлар туа

Никадәр генә оста кул иясе булса да, Александр Алексеев бала чакта рәссам, сынчы булу турында уйлап та карамаган. Ул яшерен генә очучы булу турында хыялланган. Әти-әнисенә әйтеп тормыйча Казан авиация техникумына барып медкомиссия үтә. Хыялларын отставкадагы очучы җимерә. Син "кукурузник«та гына оча аласың, ди ул, малайның утын ярганда ялгыш чабылган бармакларына күрсәтеп.

Ә хәрби очучы булу өчен 100 процент сәламәт булу кирәк. Александр Чабаксарда югары белем алып, туган авылы Ырыңгыга кайта һәм баш-аягы белән иҗатка чума. Мәктәптә укыта, өйләнә, балалар, оныклар үстерәләр. Бүген ул, үзе әйтмешли, дөнья куймыйча, тәмам үзенә бирелеп, җаны-тәне белән иҗат итә. 

— Хыялларымны эшкә җигеп эшлим. Ул минем күңелем торышы. Арада минем өчен бәһасыз эшләр бар. Моны һәр кеше аңлый алмый. Аннан иҗатымда толерантлык чагылдырырга яратам. Без тормышта барыбыз да бер кояш астында яшәүче кешеләр. Күрдегез бит, хәтта безнең телләребездә дә охшашлык ярылып ята. Бу минем һәр хезмәтемдә чагыла, — ди ул.

Автордан

Александр Алексеев алачыгына үзәк телеканаллар төшерү төркемнәре сукмак салган инде. Ә без аны районның туристлык маршрутының бер тармагы итәр идек. Әлеге алачыкта иҗат процессы, эшләнмәләр, аларның һәрберсе турында авторның фикерен тыңлау — бу искиткеч кызыклы булыр иде. Ә аннары авторның Буа җирендә урнаштырылган сыннарын барып карарга була. Аларның һәрберсе тарихны «сөйли». 

Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев