Буа полицейскийлары гаугалы “Дальний” полиция бүлегенә эшкә җибәрелде
Әлбәттә вакытлыча гына. Район полиция бүлегеннән берәр участковый, җинаятьчеләрне эзләү һәм дознание төркеме хезмәткәрләре 15 октябрьгә кадәр хезмәт куячак анда. Бу "Дальний" полиция бүлегендә кадрлар җитмәү белән бәйле һәм җирле полицейскийларның эш тәҗрибәсе туплау мәктәбе. Буа полицейскийлары әйтүенчә, алар биредә дә җирле бүлектәге башкарган эшне гамәлгә ашыралар. Хәтерләсәгез, әлеге полиция...
Әлбәттә вакытлыча гына. Район полиция бүлегеннән берәр участковый, җинаятьчеләрне эзләү һәм дознание төркеме хезмәткәрләре 15 октябрьгә кадәр хезмәт куячак анда. Бу "Дальний" полиция бүлегендә кадрлар җитмәү белән бәйле һәм җирле полицейскийларның эш тәҗрибәсе туплау мәктәбе. Буа полицейскийлары әйтүенчә, алар биредә дә җирле бүлектәге башкарган эшне гамәлгә ашыралар.
Хәтерләсәгез, әлеге полиция бүлеге 2012 елның мартында булган вакыйга белән бөтен Тартарстанга, Россиягә танылды. Анда полицейскийлар кесә телефоны урлауда шикләнелгән 50 яшьлек ир-атны җәзалауда гаепләнделәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев