Буа прокуратурасында салым түләүдән качучыларны “кыздырдылар”
Бүген Буа прокуратурасында салымнар һәм җыемнар түләүдән явызларчы качучы оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен чакыртып, моның сәбәпләрен ачыкладылар. Шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин әйтүенчә, әлеге оешма-предприятиеләр пенсия фондына һәм социаль страховкалау фондына шактый суммада бурыч туплаганнар. Салымнарны түләүдә иң күп бурычлылар булып районда "Ак Барс Буа" һәм "Бола" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләре һәм район кулланучылар...
Бүген Буа прокуратурасында салымнар һәм җыемнар түләүдән явызларчы качучы оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен чакыртып, моның сәбәпләрен ачыкладылар. Шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин әйтүенчә, әлеге оешма-предприятиеләр пенсия фондына һәм социаль страховкалау фондына шактый суммада бурыч туплаганнар. Салымнарны түләүдә иң күп бурычлылар булып районда "Ак Барс Буа" һәм "Бола" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләре һәм район кулланучылар җәмгыяте санала. Сөйләшү ахырында Марс Фәткуллин график нигезендә барлык салымнарны да башкарып бетерергә кушты. Түләүләрне башкару прокуратура хезмткьрльре контрольдә булуын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев