Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе терлек сатып алучыларны уяу булырга чакыра. Буа терлек базары әлегә ябык калачак
Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, терлек авырулары буенча Буа районында вәзгыять тыныч булып кала.
Барлык терлекләрне вакциналаштыру тәмамланган. Татарстанга алып кайтыла торган барлык хайваннар өчен катгый карантин режимы гамәлдә. Документларсыз читтән кертелгән терлекләрне сатып алу катгый тыела.
-Россия буйлап күпчелек кеше өчен билгесез, аеруча куркыныч һәм йогышлы мал чире таралган. Авыру бер төбәктән икенчесенә күчеп бара. Кызганычка каршы, Татарстан белән күрше булган Удмуртиядә һәм Чуашстанда терлекләр арасында йогышлы авыру очраклары ачыкланган. Шуңа күрә читтән кертелгән документлары булмаган терлекне, кош-кортны сатып алу тыела, - диде ветеринария берләшмәсе начальнигы Камил Әхмәтов.
Тиздән терлек базарлары ачылачак, сатучылар кош-корт сезоны ачылу турында да хәбәр итә башладылар. Буа базары сатучылар һәм сатып алучылар өчен нинди тәртиптә эшләячәк, дип кызыксындык баш ветеринария табибыннан.
Камил Әхмәтов әлегә терлек базары ябык булуын хәбәр итте. Әлегә анда кар ята. Базар рәсми рәвештә ачылмыйча, юл буенда сату итү катгый тыела. Сезон ачылган очракта да бары тик бөтен документлары тәртиптә булганнар гына сәүдә итә алачак. Шулай ук кош-корт сатучылар да катгый контроль астында булачаклар.
Район кулланучылар берлеге администрациясе Буадагы терлек базарының карлар эреп беткәч кенә эшли башлаячагын хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев