Буа районара тикшерү комитеты Буадагы коточкыч фаҗига турында тулырак мәгълүмат җиткерде.
Буа районара тикшерү комитеты Буадагы коточкыч фаҗига турында тулырак мәгълүмат җиткерде.
Вәхшиләрчә җинаять 21 апрельдә шәһәрнең күпкатлы йортында 18:30 сәгатьләр тирәсендә була. Буа шәһәрендә туып үскән 1988 ир-ат бергә яшәүче, шулай ук Буа шәһәрендә туып үскән 1982 елгы хатын-кызны берничә тапкыр пычак белән кадап, явызларга үтерә. Буа районара тикшерү комитеты биргән мәгълүматларга караганда, үтерүнең төп сәбәбе ир-атның көнләшүе аркасында була. Алар хатын-кызның квартирасында бергә яшәгәннәр. Гаиләдә ике арада еш кына тавыш чыга торган булган. Шул көнне ир өенә алкоголь кулланган килеш кайта. Ике арада тагын гауга куба. Шуннан ул хатынны үтереп, квартирадан чыгып китә.
Ирнең урамга чыккач үзен сәер тотуыннан шикләнгән шул тирәдәгеләр хокук саклау органнарына хәбәр итәләр. Һәм тикшерүчеләр килеп үлем фактын теркиләр.
37 яшьлек ир кеше үтерүдә моңа кадәр дә гаепләнгән була. 2010 елда Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы суды тарафыннан бу гамәле өчен 10 елга хөкем ителә һәм үз срогын тутырып иреккә чыга. Хәзерге вакытта кабат кулга алынды. Аның тарафыннан эшләнгән чираттагы үлем факты буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев