Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районда чуаш милләте вәкилләренең милли мәдәни үзәге милләттәшләрне берләштерә

Чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе ярдәмчесе Анна Никонорова сүзләренә караганда, оешма моннан 10 ел элек оеша.

Аннан Никонорова.
 

Ул гореф-гадәтләрне саклау, авылларда яшәүче халыкны берләштерү юнәлешендә эшли. 
Бүген районда 10 меңгә якын чуаш милләтле кеше яши.  Алар күпләп яшәгән авыллар  - Әлши, Ырыңгы, Алших, Зур Боерган. Анна Степановна сүзләренә караганда, иң беренче районның төрле җирлекләренә урнашкан 22 авылда чуаш милләтеннән булган халык  тыгыз аралашып, элемтә урнаштырганнар. Авылларда мәдәният, мәктәп коллективлары белән берлектә үзәкнең еллык планнарын булдырганнар. Чуаш телен өйрәнү, аның белән гаиләдә аралашуның кирәк булуын әйтә Аннан Степановна.  Мәктәпләрдә туган тел дәресе кысаларында барлык укучыларның 12 проценты туган теле буларак чуаш телен өйрәнә.  Районда унбер рус-чуаш мәктәбе бар. Телне онытмау максатыннан районда  “Чуаш сандугачы” һәм “Чуаш чибәре” район конкурслары уза. Быел әлеге бәйгедә Мөкерле авылыннан Анастасия Андреева, Чурак авылы кызы Виолетта Николаева беренче урынга лаек булды. 


Чуаш милләтле туган якны өйрәнүче якташларыбыз, өлкән буын вәкилләре белән бергәләп, авылларда онытылып барган борынгы йолаларны, милли бәйрәмнәрне яңадан торгызу өстендә дә зур эш башкаралар. Анна Никонорова  әйтүенчә, Әлши авылында ел саен  иң борынгылардан булган Микула көнен, Чуракта Хыят бәйрәмен бөтен йоласына туры китереп уздыру матур традициягә кергән. 
Үзәкнең активистлары булып Әлши авылындагы музей директоры Евгений Афанасьев, Күшке авылыннан туган якны өйрәнүче Евгений Бондарев, Зур Боерганнан язучы Анатолий Малышев, чуаш теле укытучысы Марина Вериялова, Яңа Мәртле авылыннан укытучы Валерий Иванов, Буадан Леонид Глинкин, Анатолий Князев  -  барлыгы утыз вәкил исәпләнә. 
Чуаш милли мәдәни үзәге активистлары төрле өлкәдә уңышка ирешкән, хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган,  телне, милләтне саклауда үзеннән зур өлеш керткән чуашларның исем-нәрен мәңгеләштерү өстендә зур эш алып баралар.

 

Менә аларның кайберләре - Әлши авылында язучы Николай Дедушкин, Владимир Чебоксаров, сугышта батырларча һәлак булган Арсентий Карташев, мәгариф өлкәсенә үзеннән зур өлеш керткән Аркадий Николаев, шагыйрь Валентин Яковлев, Яскүл авылында язучы Анатолий Ерусланов, Чуаш Киштәге авылында публицист Григорий Савандеев, Чурак авылында прозаик-публицист Василий һәм Григорий Красновлар, атказанган мәдәният хезмәткәре Валентин Осипов, критик, прозаик, драматург Сергей Ялавин   истәлегенә туган якларында истәлек такталары урнаштырылган.
Ырыңгы авылында олысы-кечесе, халыкча итеп әйткәндә, язгы Микула бәйрәменә әзерләнә.
Ырыңгылылар милли бәйрәмнәрне  гасырлар буена, совет заманнарында да онытмыйча, күршеләре, туганнары белән бергә бәйрәм иткән. Мәдәният йорты җитәкчесе Тамара Петрова шушы көннәрдә Микула бәйрәменә әзерләнәбез, дип белдерде. “Родник” ансамбленә йөрүче өлкәннәр сандыкларын барлый. Киң аланда милли уеннар, чигешләр, аларның  нәрсә турында сөйләве, чуаш халкының ризыклары, кыскасы,  чәчү тәмамланганнан соң оештырыла торган очрашуны һәрьяклап күсәтәтәчәкләр. Ә ансамбльнең кечкенәләр төркеменә йөрүче яшьләр, балалар әйлән-бәйлән уенына чыгачак.

Микула бәйрәмендә борынгы заманнарда шундый уеннарда егет-кызлар очрашып танышканнар. Монда Чурак, Чуаш Аксуы, Алших, Зур Боерган авылларыннан  да яшьләр җыела торган булганнар.  Уеннарга чыгулар урак вакытына кадәр дәвам иткән. Аннан соң бер-берсен табышкан парлар көзге уңыш җыелганнан соң туй иткәннәр.
Ырыңгылылар милли йолаларны үзебездә генә түгел, районнан читкә чыгып та күрсәтәләр. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Халык фольклор ансамбле әлеге исемгә лаек булуын быел сигезенче тапкыр исбатлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев