Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районнда ир-атны агулы елан чаккан

Каенлык авылында шәхси йорт тирәсендә печән чапкан вакытта була.

Ир-ат аяк астыннан кинәт кара төстә елан килеп чыгып, аягына ташлануын сөйләгән. Шуннан елан чаккан урын кызарып шешә башлаган. Авыл шәфкать туташы киңәше буенча каза күрүче ир-ат дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә бара. Табиблар аны хирургия бүлегенә стационар дәвалануга юллыйлар. Ул үзен башта ук яхшы хәл итә. Әмма шеше тиз генә китми. Бүгенге көндә ир-ат терелеп аягына баскан. Каенлык авылында яшәүчеләр бигрәк тә куе печәнлекләрдә еланнар күп очравын әйтәләр. Хәзер җир җиләкләре пешкән вакыт. Халык аны җыярга барганда мөмкин кадәр саклану чараларын күрәбез, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев