Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Аксу авылы егете Илнур Хәйретдинов СВОда дошманның пилотсыз очкычын бәреп төшергән

Илнур СВОга 2022 елның октябрендә киткән иде. Казанда өйрәнүләр узганнан соң декабрь аенда Донецк юнәлешендә Россия гаскәрләре составына кушыла.

Хәрби Егоровка, Угледар, Богоявленко,  Курахово торак пунктларын националистлардан азат итүдә катнаша.

2023 елның 22 декабрендә Сладкое поселогы өчен барган каты бәрелешләрдә Илнур каты яралана. Мин күлмәктә туганмын, гомерем булган, ди сержант телефон аша. Икенче тапкыр Волновахова районының Богоявленка авылын азат иткәндә  украиналылар ягыннан килгән снаряд кыйпылчыгы аның аягын яралый. Бу узган елның 30 ноябрендә була. Менә шул дәвердән бирле Илнур Хәйретдинов төрле медицина учреждениеләрендә сәламәтлеген ныгыткан.

-Бүгенге көндә мин Казанда хәрби төркем җыелып беткәнне көтәм. Тернәкләндем, аягым йөри. Хезмәт итәргә әзер, дип саныйм үземне. Мобилизация буенча киттем. Взвод командиры урынбасары булып хезмәт итәм. Безнең взвод алгы сызыкта булды, диде ул.

Хезмәт итү дәверендә Илнур Хәйретдинов күрсәткән батырлыклары өчен  “Хәрби батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.

Курку белмәс якташыбызның үзен аямыйча җиңүгә омтылышы турында Рәхмәт сүзләрендә дә язылган. Без аны Аксу авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче абыйсы Марат Хәйретдиновтан сорашып белештек. Әлеге Рәхмәт сүзләрендә менә ниләр язылган: “Сержант Илнур Хәйретдинов үзен грамоталы булуын, хәрби заданиеләрне ахыргача башкарып чыга алуын күрсәтә. Донецктагы Угледар торак пункты юнәлешендә үз алдына куелган бурычны ахыргача үти  – дошман ягыннан килгән пилотсыз очкыч аппаратын юк итә. Шәхси составның позицияне оста башкаруы нәтиҗәсендә Украина гаскәрләре атакалый алмыйча кала”.

Илнур Хәйретдинов сроклы хезмәт юлын Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә эчке гаскәрләрдә үтә. Ул анда да үзен үрнәк яктан гына күрсәтә. Туган авылы Аксуда төп йортта гомер итүче әнисе белән элемтә тотарга тырыша. Нинди генә авыр вакытларында да күңелендә туган ягы, якыннары булуын әйтә һәм Россиянең киләчәге шундый үз иленә тугры булган егетләр кулында алга баруына ышана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев