Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Аксу авылыннан Айрат Сабирҗановның кәбестә мәйданы 2,5 гектар тәшкил итә

Шуның өстенә аның төрләре дә күп – безнең якларда очраганнары гына дистәдән артып китә.

Алар арасында иң киң таралганы АК КӘБЕСТӘ. Аның иртә, уртача һәм соң срокта өлгерә торганын үз бакчасында үстермәгән кеше сирәктер. Күпләп игүчеләр дә бар. Шуларның берсе – Аксу авылыннан Айрат Сабирҗанов. Бу эшне ул 2016 елда башлаган. Бүген кәбестә мәйданы 2,5 гектар тәшкил итә. Иртә өлгерә торганнары инде баш җыеп килә. Фермер әйтүенчә, иң мөһиме – үсентеләрне кырга чыгарып утыртканнан соң үз вакытында карарга кирәк. Аннан соң алар яхшы уңыш бирәчәк. Беренче күчәннәрне август башында җыя башларга планлаштыралар. Үз кулланулары өчен генә үстерүчеләр бакчаларында “ак шарлар” өлгереп килә инде. Белгечләр аны яшь һәм чи килеш ашарга киңәш итә, чөнки шул вакытта ул С витаминына аеруча бай була. Составында глюкоза күләме белән алма һәм әфлисунны, фруктоза буенча бәрәңге һәм кишерне уза. Аскорбин кислотасы да цитруслыларга караганда күбрәк һәм ул алар кебек аллергия бирми. Аны озак вакыт сакларга, тозларга мөмкин. Тик менә ак кәбестә үз “туганнары” арасында составы буенча иң ярлысы санала икән. Безнең яклардагы бакчаларда кызыл кәбестәне, чәчәк кәбестәсен, брокколины, пекин, савой һәм брюссель кәбестәләрен дә еш очратырга була. Аларның да кыйммәтле якларын барлап карыйк әле. КЫЗЫЛ КӘБЕСТӘ. Ул ак кәбестәдән, исеменнән үк аңлашылганча, күчәненең төсе белән аерыла. Бу антоцианнар эше. Алар төс кенә биреп калмый, ә кешегә яшьлекне озаграк сакларга, авырмаска да ярдәм итә. Шуңа файдалырак санала. Күчәне ак кәбестәгә караганда тыгызрак булганга, кышын яхшырак саклана. Аны гадәттә салатларга кушалар, гарнир буларак кулланалар яисә маринадлыйлар. Үстергәндә кояш, дымландыруны ярата, түбән температураны яхшы кичерә. Кызыл кәбестә составында калий, шикәрләр, С һәм А витаминнары күп. Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалауда, кан басымын, ашказаны кислотасын һәм май алмашын көйләүдә булыша. ЧӘЧӘК КӘБЕСТӘ. Туклыклы матдәләр күләме һәм диетик сыйфатлары буенча башка бик күп кәбестәләрдән алда тора. Ак кәбестәгә караганда анда аксым һәм аскорбин кислотасы ике Кәбестә генә, димәгез Чөнки тиз үзләштерелә торган һәм файдалы микроэлементларга, витаминнарга бай яшелчә ул. тапкырга күбрәк. Ул минераль тозларга, В төркеме витаминнарына, алма, фолий кислоталарына, шикәрләргә, пектинга, флавоноидларга бай. Чәчәк кәбестәне ашкайнату, үт чыгару проблемалары булганда, бавыр, йөрәк, кан тамырлары авырулары вакытында, эстроген эшләп чыгару бозылганда, иммунитет түбән булганда һәм хәтта рак шешләре барлыкка килүне профилактикалау сыйфатында да куллану файдалы. Чәчәк кәбестәне бары сидек юлларына таш утыру авыруы, подагра булган кешеләргә генә күп кулланырга киңәш ителми. БРОККОЛИ. Ул чәчәк кәбестәнең якын “туганы”. Составында А витамины күп булу белән аерылып тора, башкалардан аеруча К һәм С витаминнарына, тиз үзләштерелүче кальцийга, фолий кислотасына, үсемлек аксымына, хлорофиллга бай. Клеткалар картаюга каршы көрәшүче антиоксидантлар да бар. Болар барысы да әлеге кәбестә төрен иммунитетны ныгытуга, кан составын көйләүгә, токсиннарны чыгаруга ярдәм итүче кыйммәтле продукт итә. Брокколины маринадларга, пешерергә, кыздырырыга һәм кышкыга туңдырырыга мөмкин. Озак термик эшкәртергә генә ярамый, чөнки үзенең файдалы сыйфатларын югалтачак. ПЕКИН КӘБЕСТӘСЕ. Аның составында ак кәбестәгә караганда С витамины күбрәк. Пектиннар, В1, В2, РР витаминнары, фосфор, тимер, кальций, органик кислоталар бар. Пекин кәбестәсе йөрәк һәм ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында билгеләнүче диетик ризык составына керә. Иммунитетны күтәрү, кан басымын көйләү, шешенүләрне бетерү өчен файдалы. САВОЙ КӘБЕСТӘСЕ. Файдалы матдәләр җыелмасы буенча әлеге кәбестә аксым һәм С витамины күплеге белән аерылып тора. Аның составында табылган аскорбиген матдәсе ашказанында таркалып, рак шешләре үсешен киметә. Чи килеш кулланалар, ашларга, бәлешләргә, салатларга өстиләр. Әмма тозлау һәм консервлау өчен савой кәбестәсе яраклы түгел. БРЮССЕЛЬ КӘБЕСТӘСЕ. Аның составында клетчатка, аксым, минераль тозлар күп. Ә аның аерым кыйммәте – төрле витаминнар җыелмасында һәм аларның, шулай ук ирекле аминокислоталар һәм ферментлар күплегендә. Чи килеш ашарга, пешерергә, туңдырырга, киптерергә һәм консервларга мөмкин. Файдалы чакларына килгәндә, күз үткенлеген саклый, холестеринны киметә, ашкайнатуны яхшырта, иммунитетны күтәрә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген көйли һәм рактан да саклый. Димәк, үстерү авыр булмаган, күп чыгымнар таләп итмәгән әлеге яшелчәне иркенләп куллана аласыз. e Айрат Сабирҗанов кәбестә басуында.

Тәмле булсын! Кәбестә һәм тавыктан салат Аны ясау өчен 300 грамм кәбестә, 250 грамм тавык түше, 100 грамм сыр, 2 пешкән йомырка, 2 тырнак сарымсак, 30ар грамм майонез, үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч, яшел үләннәр кирәк. Кызган майлы табага угычтан уылган яки пресс аша изелгән сарымсак, аның өстенә вак итеп туралган тавык итен салып, әзер булганчыга кадәр кыздырырга. Кәбестәне саламлап турарга, йомырканы эре угычтан үткәрергә. Барлык ингредиентларны тирән салат савытына салып, тәмләткечләр һәм вак итеп туралган үләннәр кушып, барысын бергә болгатырга. Кәбестәләр “миксы” Моның өчен кызыл, ак кәбестә башларының өчтән берәр өлеше алына, пекин кәбестәсе дә кушарга мөмкин. Шулай ук 1 эре кишер, 1/3 стакан мәк, берәр бәйләм укроп, петрушка, тәменчә тоз, борыч, зәйтүн мае кирәк булачак. Кәбестәләрне саламлап турап тирән савытка салыгыз. Кишерне әрчеп, шулай ук озынча итеп турап аерым тарелкага салырга һәм өстенә тоз, борыч сибеп куярга. Ул арада яшел үләннәрне турап, кәбестә белән болгатырга. 20 минут торганнан соң кишерне дә алар янына салырга мөмкин. Аннан соң мәк, зәйтүн мае салып, яхшылап болгатырга. Тәмле салат әзер. Брокколи һәм чәчәк кәбестәдән аш-пюре Әлеге аш өчен 200әр грамм брокколи һәм чәчәк кәбестә, 100 грамм суган, 160 грамм бәрәңге, 2 тырнак сарымсак, 500 миллилитр шулпа, 60 миллилитр сөт өсте. 30ар миллилитр зәйтүн мае һәм атланмай, 40 грамм пармезан кирәк. Суганны вакларга, бәрәңгене шакмаклап турарга һәм ике май катнашмасында суган әзер булганчы кыздырырга. Аларга брокколи һәм чәчәк кәбестәне чәчәкләргә аерып кушып, тагын ике минут кыздырырга һәм шулпа салырга. Кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерергә. Блендер белән издереп, сөт өсте, уылган пармезан, тәмләткечләр кушып, тагын 5 минут пешерергә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев