Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы аша узучы федераль трасса зур автомобильләр өчен әлегә ябык

Кичә, 16 гыйнвардан һава торышы кискенләшү сәбәпле, юлларда бигрәк тә зур транспорт өчен куркыныч артты.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе алдагы көннәрдә дә шундый һава торышы саклануы турында кисәтте. Бүген иртәнге сәгатьләрдә дә көчле буран һәм җил юлларда кабер урыннарда кар көртләре тутырды. Әлегә юллар ябык кала.  “Буинск-Информ” корреспондентлары иртәнге сәгатьләрдә Ульяновск-Казан трассасының Карлы авылыннан алып, Иске Суыксу авылына кадәр киселешендә автомобильчеләр белән аралашты һәм урыннардагы хәл белән танышты. 
Иске Суыксу авылы аша узучы трассада эшләүче юл патруль хезмәтчелегенең 4нче взводының 1нче ротасы аерым махсус батальоны өлкән сержанты Динар Гадиев белдерүенчә, әлегә Казан-Ульяновск трассасы буран булу сәбәпле ябык. Биредә автомобильчеләр өчен  кафелар, кибетләр бар. Инспекторлар башка участокларда да эшлиләр. Әгәр дә трассадагы транспортчыларга ярдәм кирәк булганда без ярдәмгә киләчәкбез. Кемнеңдер ягулыгы белән, акчасы белән, азык-төлек, эчә торган су белән проблемалар булырга мөмкин. Район җитәкчелеге тарафыннан да безгә бу хакта әйтелде. Кыскасы, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен без барысын да эшләчәкбез, дип белдерде инспектор. 
Дольнобойщиклар кар, буран булу сәбәпле  юлларның узган тәүлектән бирле ябылып торуын белдерәләр. Аларның фикерләре һәм тормышлары турында видеосюжетлардан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев