Буа районы авыл клубларында хәрбиләргә чәйләр әзерлиләр
Ырыңгы авыл җирлегенә караган Чурак авылы мәдәният йортында клуб активистлары «СВО сугышчылары өчен витаминлы чәй» акциясендә катнаштылар.
Авыл халкы солдатлар өчен үлән чәен әзерләргә бик теләп йөриләр. Чәйне мәтрүшкә, мята, сары мәтрүшкә, карлыган яфраклары, юкә чәчәкләре һәм башка күп кенә шифалы үләннәр кушып ясыйлар. Бу катнашмага азрак кара чәй өстәп, пакетларга салалар.
11 мартта Буа районы волонтерлары безнең якташларыбызга гуманитар йөк илтеп бирү өчен чираттагы сәфәргә
чыгачаклар. Авыл халкы хуш исле чәй безнең якташларыбызны салкын көннәрдә һәм төннәрдә җылытыр, дип ышанабыз, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев