Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы авылларында яшәүчеләр диспансерлашу узалар, бик өлкәннәрне дәваханәгә социаль такси китерә (+фото)

Аксу авылы фельдшерлык-пунктлык мөдире Рузилә Гәрәфетдинова белдерүенчә, быел план буенча авылда 303 кеше диспансерлашырга тиеш.

Бүгенге көндә 70тән күбрәк кеше әлеге киңкырлы медицина тикшерүе узган. Авыл халкы төрле анализлар бирә, электрокардиограмма уза, аларның кан һәм күз басымын үлчиләр һәм башкалар. 65 яшьтән узганнарны социаль яклау бүлегеннән махсус автомобиль килеп ала, китереп куя.

– Авыл халкы бик актив килә. Кайчан тикшерүгә киләбез, дип кенә торалар. Авылның МАКСтагы төркеменә хәбәр салам, ике тапкыр әйтеп торырга туры килми. Аңлашып эшләгәнебез өчен авылдашларыма рәхмәт әйтәм, - диде Рузилә Гәрәфетдинова.

Узган елларда да авыл халкы диспансерлашуны актив үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев