Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов: «Һәр буалының тавышы мөһим»
Ранис Рәфис улы гаиләсе белән сайлауга килде.
«Бүген безнең район халкы участок ачылудан бирле Татарстан Республикасы Рәисе һәм җирле хакимият органнары депутатлары сайлауларына актив килә. Участокка килүчеләр күп булыр, дип уйлыйм, узган сайлаулардагы кебек үк. Башкача булырга мөмкин түгел, чөнки без барыбыз да республикада, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә барган уңай үзгәрешләрне күрәбез. Алар икътисадның барлык тармакларын колачлый, көннән-көн тормышыбыз яхшыра бара.
Без үзебез дә сайлауларга бөтен гаиләбез белән килдек һәм киләчәгебез өчен тавыш бирдек. Балалар да кечкенәдән үк моның мөһимлеген аңларга тиеш», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев