Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов шәһәр мәктәпләрендә робототехника дәресләрен карады (фото)

Район мәгариф идарәсе вәкилләре озатуында бүген Ранис Камәртдинов шәһәрнең барлык мәктәпләрендә булып, робототехника дәресләрен карады.

 

Роботлар ясау буенча өстәмә дәресләрне алып баручы педагоглар белән аралашты. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга карганда, укучылар арасында роботлар белән кызыксынучы укучылар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә район җитәкчелеге тәкъдиме белән шәһәрдә һәрбер мәктәптә 1-4 һәм 5-9  сыйныфлар өчен өстәмә дәресләр оештырылган. Шулай ук бу эш мәктәптән тыш эшләр үзәгендә дә актив алып барыла. Ранис Рафисович, һәрбер мәктәптә аеруча нинди юнәлештә эш алып барулары, балаларның фикерләре белән аерым кызыксынды.

- Агымдагы елда шәһәр мәктәпләре өчен барлыгы 84 комплектта, 13 миллион сумлык робототехника җыелмалары сатып алынды. Бу укучылар мәктәптә укыганда ук  әлеге өлкә белән турыдан-туры танышсын, өйрәнсен өчен эшләнә.  Чөнки замана мәктәп яшеннән профессиональ ориентлашуны таләп итә. Белгәнебезчә, роботлар, автоматлаштыру кебек хезмәт базары һәрвакыт белгечләр таләп итә. Һәм киләчәктә дә әлеге өлкәдә хезмәт куючыларга һәрвакыт сорау зур булачак. Без эшне башлап җибәрдек, инде беркүпме нәтиҗәләр дә бар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге конкурсларда җиңү яулый. Без укучыларның алга табан илебезгә кирәкле белгечләр булып үсеп җитүләре өчен барысын да эшләргә тиеш,  - диде район башлыгы.

Район газетасы һәм сайтының киләсе саннарында мәктәпләрдә булып, укучыларның ни белән шөгыльләнүләре турында аерым сөйлиячәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев