Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Татарстан Рәисе катнашында узган киңәшмәдә катнашты.

Район башлыгы бу хакта үзенең Телеграм каналында хәбәр итте.

 

-ТР Министрлар Кабинетында ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында узган атналык киңәшмәдә  районыбызның тотрыклы үсешен тәэмин итүче чараларны гамәлгә ашыру турында хисап  һәм 2025 елгы эшчәнлеккә йомгак турында чыгыш ясадым.

Доклад районның икътисадын үстерү, инфраструктура проектларын тормышка ашыру, эшкуарлыкка ярдәм итү, шулай ук социаль өлкәдәге эшчәнлек кебек төп юнәлешләрдә ирешелгән нәтиҗәләр турында булды.

Районда  халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, территорияләрне үстерүгә һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән муниципаль программаларны һәм милли проектларны гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла. Шулай ук  киләчәккә  өстенлекле бурычлар да билгеләнде. Алар арасында — район икътисадын алга таба үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, авыллар тормышын алга җибәрү һәм халык өчен әһәмиятле проектларны тормышка ашыру бурычлары бар, дигән ул анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев