Буа районы башлыгы шәһәрне кардан арындыруда барлык буалыларны да актив булырга чакырды
Ранис Камәртдинов Телеграм каналында шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Ул автомобилендә шәһәр юлларын, социаль объектлар тирәләрен күздән кичергән
.
- Табигать безне шундый сюрпризлары белән сөендерә. Барыбыз да бәйрәм ялларында өйдә. Һава торышы матур күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә, шәхси йортлар хуҗалары да үз территорияләрен кардан чистартырга чыга ала. Мин барыгызны да чакырам. Коммуналчылар тәүлек буе эш урыннарында. Кар күп яуганга алар гына өлгереп бетү мөмкин түгел. Коммерция оешмалары тирәләре дә чистартылырга тиеш, моны җитәкчеләр онытмасыннар. Юл чатларына кар көртләре өеп, автомобиль юлларын томаламагыз. Кыскасы, әйдәгез, шәһәрне бергәләп кардан арындырыйк һәм куркынычсыз итик, - дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев