Буа районы башлыгы Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы утырышында катнашты
Ранис Камәртдинов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Түбән Кама шәһәрендә узган узган эшлекле киңәшмәдә районның сәнәгать һәм эшкәртү өлкәсендәге мөмкинлекләре һәм эш мәйданы белән таныштырды.
Ранис Камәртдинов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Түбән Кама шәһәрендә узган узган эшлекле киңәшмәдә районның сәнәгать һәм эшкәртү өлкәсендәге мөмкинлекләре һәм эш мәйданы белән таныштырды.
-Мин үз чыгышымда районның төп күрсәткечләрен күрсәттем: районның территориаль тулаем продукциясе 24 миллиард сум тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы – 108, 9 процент. Ашлык җыю буенча да лидерлар рәтендә. Безнең үзебез җитештергән продукцияне эшкәртү һәм эшләп чыгару тәҗрибәбез дә зур. Ресурс базасы эшкәртүне тагын да арттыру мөмкинлеге бирә. Моның өчен районга өстәмә рәвештә эшкәртү мәйданнары таләп ителә. Бу район икътисадына яңа этәргеч һәм эш урыннары бирәчәк, - дип белдергән ул.
Анда Татарстанның Сәнәгать һәм эшкәртү министры Олег Коробченко да катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев