Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Бик-Үти авылында су ташуга Батталовлар гаиләсенең озын итекләре әзер. 2018 елда зур су беренче аларга килгән иде (+фото, видео)

Бик-Үтидә Әлфия һәм Фирдүс Батталовлар быел Бола елгасы күтәрелер, дип фаразлыйлар

Шулай булса, зур су авылда беренче аларга киләчәк. Бик-Үтидә барлыгы 9 хуҗалыкны су басу ихтималы бар. Батталовларның йортлары авылның иң уйсу җирендә урнашкан.

— Без күнеккән инде. Каенана белән каената капка алдыннан көймәдә йөзеп китеп, олы юлга чыгалар иде. Бер елны су баскач, этебез урамга чыккан да йөзеп киткән, керә алмый, бот төбеннән кия торган резин итекләребез бар, үзем шуны киеп, коткарырга чыктым, — дип сөйләде Әлфия Хөрмәтулла кызы. Соңгы тапкыр Бола елгасы 2018 елда күтәрелгән. Фирдүс абый сөйләвенчә, өйләрен су басса да, бервакытта да ул идән өстеннән күтәрелмәгән, ул елны менеп җитәргә 10 сантиметр гына калган. 

— Без ел саен бәрәңгене базга капчыкта килеш кенә сакларга куябыз. Азрак көннәр җылыта башлагач, капчыкларны астан сөйрәп алабыз. Консервланган банкаларны да өскә менгезәбез. Документларны алып куябыз, кирәкле дарулар, азык-төлек запасы хәстәрлибез, — диде Фирдүс Батталов. Хәстәрлеккә килгәндә, узган елның ноябрендә кибет ябылган, һәр чәршәмбе саен автолавка килә. Халык аны көтеп ала. Быел ташу башланыр алдыннан «көпчәкле» кибеттән товарны күбрәк алып калырга исәплиләр.

Ә медикаментлар белән тәэмин итү авылның фельдшерлык-акушерлык пункты мөдиренә йөкләнгән. Бу уңайдан эш башланган инде. Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов сүзләренә караганда, алдагы елларда ташу вакытында «зур су» ике көн торган. Аннан әкренләп кимегән. Быел кар мул яуды, су күбрәк тә булыр, озаграк та тоткарланыр, дип фаразлыйлар. Су күтәрелеп, идән өстеннән чыкса, хуҗаларны мәктәп бинасына күчерергә сөйләшенгән. Ә терлекләрен өстәрәк яшәүче бер йортның сараена ябып торырга ниятлиләр. Моннан тыш ташу вакытында авылда гидрологик пост та эшләячәк.

Анда аерым бер кеше билгеләнгән, ул көнгә ике тапкыр (су 50 сантиметрдан да күбрәк күтәрелсә — дүрт мәртәбә) суның биеклеген тикшереп, авыл җирлеге башлыгына җиткереп торырга тиеш. Сүз уңаеннан, районда язгы ташуга каршы әзерлек эшләре 1 марттан башланды. Авылларда суүткәргеч торбаларны чистарталар. Шәһәр урамнарын да су җыелмасын өчен кардан арындыралар. Мондый эшләр Тимер юл, Комаров, К. Либкнехт, Болын, К. Маркс, Ефремов, Р. Люксембург, Кече Яр буе, Мәктәп урамнарында башкарыла. Районның социаль челтәрдәге рәсми төркемендә хәбәр ителгәнчә, гыйнвар аенда шәһәрдән 7155, февральдә 20 мең тоннадан күбрәк кар полигоннарга чыгарылган. Бу эш март аенда да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев