Буа районы Боерган авылында безне борынгы тарих белән кызыксынучылар, таш гасыр экспонатлары һәм Тахарьял (Девятиселья) төбәге талантлары каршы алды
Боерган авылында борынгы экспонатлар тупланган мәктәп музее да, бүгенгәчә сакланып калган чуашларның беренче профессиональ язучысы Иван Юркин йорты да, гореф-гадәтләрне саклаучы балалар ансамбле дә бездә кызыксыну уятты.
Авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева сүзләренә караганда, авылда берничә милләт кешесе тату һәм бердәм булып яшиләр. Чыннан да, Боерган авылы килгән һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек матур табигатьле урында урнашкан. Ул иркен болыннары, киң авыл урамнары белән үзенә тартып тора. Суы да ерак түгел. Иске Борындык һәм Чуаш Сарыкамышы авыллары яныннан Зөя елгасы ага. Шәһәрдән кайтучылар биредә үзе бер санаторий, дип әйтәләр.
Борынгы казылмалар белән музей
Авылның мәктәбендә1998 елда оештырылган кызыклы музей бар. Анда тарихчы Михаил Вериялов җитәкчелегендәге археологик эзләнүләр алып баручы төркем әгъзалары тапкан экспонатлар урнаштырылган.
Тарихчы сөйләвенчә, безнең якларда моннан 5 мең ел элек тормыш булган. Моны биредә урнаштырылган тарихи экспонатлар дәлилли. Археологик экспозициядә палеонтология бүлеге аеруча кызыклы. Алар арасында аммонитлар, белемнитлар, пиритлар белән танышырга була. Алар дәвалау үзенчәлегенә ия, ди һәм болар хакында тарихчы сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер. Михаил Вериялов әйтүенчә, ул укучылары белән бу якларда 60тан күбрәк археологик һәйкәл тапкан. Кыскасы, фондта берничә мең археологик экспонат саклана. Нигездә аларны борынгы керамика фрагментлары алып тора. Аларга төрле орнаментлар төшерелгән. Әңгәмәдәшем безгә борынгы кешеләр кулланган таштан ясаган эш коралларын күрсәтте.
- Менә бу таш пычак, чапкыч, таштан бөртек угыч. Без боларны борынгы Чабыр авылы булган урында таптык. Әлеге авыл урнашкан җирләрдән 90нчы елларда ком казып ала башладылар. Кызганычка каршы, шуның аркасында тарихи катлам юкка чыкты. Балалар белән эзләнүләр вакытында кирәкле материалларны алып кала алдык, - ди Михаил Вериялов.
Районның көньягы саналган әлеге территорияләрдә яшь тарихчылар тарафыннан археологик яктан өйрәнелмәгән урыннар әле дә бар. Кыскасы, мондый кызыклы экспонатларны Боерган мәктәбе музеенда гына күреп була.
Иван Юркин йортында
Боерган авылы уртасында архитектурасы ягыннан аерылып торучы таш йорт ул.
Анда чыгышы белән әлеге авылдан булган иң беренче чуаш профессиональ язучысы, этнограф Иван Юркин яшәгән. Тарихи бинага 120 ел. Аның эче дә, тышкы ягы да үзенчәлекле архитектура белән эшләнгән. Авыл китапханәчесе Елена Хлынова әйтүенчә, имеш-мимешләргә караганда, булачак йорты яшь чагында Иван Юркинның төшенә кергән. Урам ягына карап утыручы биш тәрәзәле өй итеп. Юркин бу хакта атаклы Сембер архитекторына сөйләгән. Алар бергәләп аның проектын эшләгәннәр. Йортның архитектурасы рус бароккосы стилендә – түшәмнәре биек, сырлап ясалган. Йорт җирле кирпечтән, калын диварлы итеп ясалган. Әдип монда еш кайткан. Аның диварлары миңа иҗат итәргә сихәт бирә, дия торган булган ул. Күп вакыт аның янына дуслары, язучылар килгән. Авылдашлары әлеге йортка юлны онытмый.
Җәй көне «Хаят» бәйрәменә бирегә тирә-яктан язучылар, туганнары, авылдашлары кайта. Ишегалдында моның өчен эскәмияләр, өстәлләр, символик багана ясап куелган. Иван Юркин йортына экскурсия чуаш әдәбияты белән кызыксынучылар өчен бик кызыклы булыр иде.
Чигүчедән мастер-класс
Чиккән мендәр тышлары, алъяпкычлар, яулыклар, күлмәкләр Боерган авылында һәр чуаш өендә бар.
Бәхеткә, авылда чигүчеләр әле дә бар икән - Антонина Ярылкина, Валентина Юркина, Ирина Ярылкина,– шундый осталар. Элеккечә мулине җебе белән чигәләр. Бу төбәккә килгән туристларга алар рәхәтләнеп мастер-класс күрсәтә алалар. Моның өчен зур чыгым да кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев