Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы буенча ГИБДД хәбәр итә: К. Маркс урамында ДТП булды һәм шәһәрдә алкоголь кулланып руль артына утыручы тоткарланды

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл инспекторлары шәһәрнең Ефремов урамында чираттагы рейд вакытында “Хендай Солярис” автомобилен туктаталар.

Иртән эш сәгате әле башланган гына булуга карамастан, руль артында 1998 елгы ир-атның үзен сәер тотышына шикләнәләр. Тикшерү нәтиҗәсендә аның алкоголь кулланган булуын ачыклыйлар һәм автомобилендә идарә итүдән азат итәләр. Шушы көннәрдә юл инспекторлары шәһәрнең К. Маркс урамында ике җиңел автомобиль катнашындагы ДТПга чыкты. Юл транспорт вакыйгасы парковкадан чыкканда автомобиль хуҗасының хәрәкәт полосасыннан килгән транспортка бәрелүе нәтиҗәсендә килеп чыкты. ДТПда зыян күрүче булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев