Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

«Алга табан да Ватаныма хезмәт итәргә телим!». Буадан СВО ветераны Иван Миловацкий яшьләрне робототехника серләренә һәм БПЛА белән идарә итәргә өйрәтәчәк

Иван Миловацкий махсус хәрби операциягә башланганнан соң, хәрби бәрелешләр барган зонага мобилизация буенча китә. Яшьтән хезмәттә чыныккан, авырлыкларны үзе җиңәргә өйрәнгән авыл баласы беренче көннән үз-үзенә сүз бирә: Ватан өчен ахыргача көрәшергә һәм сугышчан иптәшләрне беркайчан да ташламаска!

 

Җиткерелгән заданияне төгәл үтәп барган, иптәшләрен үз артыннан ияртү сәләте булган Иван СВО зонасының беренче линиясендә хезмәткә җибәрелә. Ул снайпер отряды командиры була. Кинәт Луганск юнәлешендә торак пунктны азат иткәндә дошман ягыннан атака башлана. Иванны бернигә карамастан, мөмкин кадәр югалтуларсыз чыгу уе ташламый. Мина очып килеп алар янында ук шартлый. Үзе дә каты яралана, әмма янәшәдә иптәшенең гомере кыл өстендә булуын күрә. Шунда ул тизрәк жгут белән аның канын туктата, препаратлар куллана, әшәке кермәсен дип яраны бәйли һәм ерак түгел тагын бер мина шартлый.

Үзе дә каты яралана, әмма исән-сау кала. Шушы бартылыгы өчен   Миловацкий Россия Президенты Указы нигезендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Бу аның икенче дәүләт бүләге була. Беренчесен ул штурм вакытында алган була. Өйдә әтисе улының бу батырлыгын һәм СВОда алгы сызыкта булуын яраланып госпитальдә ятканда ишетә.

Алган яраларыннан Иван Миловацкий төрнәкләнгәч тә, мин монда кала алмыйм, ди. Ватан алдындагы бурычын ахыргача үтәсә дә, ул һәрвакыт аны сакларга китәргә әзер булуын әйтә.

Туган авылы Козловкада җыйнак кына өендә яши. Иванны зур шәһәр тормышы беркайчан да кызыксындырмаган. Ул бүгенге көндә Буа шикәр заводында эшли. Аны хезмәттәшләре хәрби киеменнән әлләкаян таныйлар. Смена начальнигы армиядәге кебек, эшләрне кыска итеп аңлата һәм нәтиҗә таләп итә.

Татарстан Республикасы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләр өчен республикада “Батырлар. Татарстан Геройлары” программасы гамәлгә ашырылганнан соң, Иван Миловацкий Буа районыннан анда катнашырга теләк белдерә.

-Мин алга табан да Ватаныма хезмәт итәчәкмен. Үземнең хәрби белемемне яшьләргә өйрәтергә телим. Укучыларны робототехника серләренә һәм БПЛА очкычы белән идарә итәргә өйрәтәчәкмен, - ди.

Районның Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә әлеге юнәлеш буенча инде түгәрәк оешкан. Якын киләчәктә районнарның башка мәктәпләрендә дә   робототехника һәм БПЛАга өйрәтү буенча укулар оешып бетәчәк. Бүгенге көндә Иван Миловацкий шәһәрнең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ринат Хәсәнов белән берлектә укучыларны очкыч белән таныштыра башладылар.

Укучылар шушы көннәрдә шәһәрнең лицей-интернат базасында узган    күрсәтмә дәрестә  БПЛА очырып карадылар.  

Әлеге очрашу укучыларны мәктәптә заманча технологияләр белән таныштыру, аларны техник өлкә белән кызыксындыру, проектлау, тикшеренү эшчәнлегенә, инженерлык профессиясенә җәлеп итү һәм киләчәктә укучыларны  хәрби хезмәткә кызыксындыру өчен максатында оештырыла, диде мәктәп директоры Илнар Абзалов.  Мәктәп спорт залында Иван Миловацкий очкычның очу процессын күрсәтте. Аңа идарә итү, СВОда дошман позициясендә аны ничек куллану турында  лекция укыды, мисалларда күрсәтеп аңлатты.  Укучылар БПЛА белән үзләре дә идарә итеп карадылар, бу эшнең  үтә игътибарлы, җаваплылык таләп итүен күрделәр.  Иван Миловацкий  практик дәресләр һәм алган белемнәр киләчәктә укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итәчәген әйтте.

Иван Миловацкий мәктәпләрдә, төрле мәктәптән тыш чараларда укучылар белән еш очраша. Аларга укучылар ярдәме белән оештырылган  гуманитар ярдәмнең никадәр кирәк һәм кадерле булуын сөйли, патриотлык турында тормышчан мисаллар китереп, укучыларда тирән кызыксыну уята.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев