Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы эчке эшләр бүлегенең еллык эшчәнлеккә йомгак ясады

Төп доклад белән район полиция бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Галимов чыкты. Чыгышларны Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов тыңлады.

Аның белдерүенчә, узган ел районда 394 җинаять теркәлгән. Шулар арасында мошенниклык очраклары һаман “баш авыртуы” булып кала. Соңгы 4 елда буалылар алдарларга 62 миллион сумнан күбрәк акча күчергәннәр. Алдагы елларда мошенниклар корбаннары 25тән 44 яшькәчә булса, 2024 елда күбрәк пенсионерлар алданган. Мәсәлән, 72 яшьлек буалы 200 мең сум, ә 74 яшьтәгесе 150 мең сум күчергәннәр. Буалылар алдарга бүләк иткән иң зур сумма – 2 миллион сумнан күбрәк. Мошенниклар берсенең дәүләт порталы аккаунтын “ватып” кереп, кредит рәсмиләштергәннәр. “Акча комсызлары”н тоткарлаганнар да – полицейскийлар Оренбург, Мәскәү өлкәләренә, Самара, Чиләбе, Мәскәү, Волгоград шәһәрләренә барып, аларның эзләренә төшкәннәр. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр азайган. Узган ел бер очрак тикшерелеп, судка җибәрелгән. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 57 наркотик кулланучы исәптә тора. Балигъ булмаганнар катнашында да җинаятьләр теркәлгән. Башлыча мошенниклык һәм урлау фактлары. Рәмис Галимов район юлларында тәртип хакында да телгә алды. Узган ел 24 ДТП теркәлгән, анда 38 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу уңайдан автомәктәпләрнең укыту сыйфатына тагын да күбрәк игътибар итәргә кушты. Авария ясаучылар арасында автомобиль йөртү стажы ике елга кадәр йөртүче дә бар. Миграция мәсьәләләренә дә тукталып үттеләр. Узган ел 936 чит ил гражданы исәпкә куелган, аларның 281е безнең районга беренче тапкыр килгәннәр. Аларның күбесе Урта Азия халкы, төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куялар. Чарада муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов катнашты. Рәмис Галимов, аңа мөрәҗәгать итеп, район территориясендәге хокук бозуларны тулысынча тикшереп, контрольгә алу өчен видеокамералар җитмәве хакында әйтте, ярдәм сорады. Бүгенге көндә барлыгы 107 видеокамера эшли, шуларның 71е полиция бүлегенең кизү тору постына тоташтырылган. Министр урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов, докладны тыңлап, буалы полицейскийларның узган елгы хезмәтен югары бәяләде, киләсе елга бурычлар куйды. Утырышта катнашкан районның башка хокук саклау органнары белән уртак эшне дәвам итәргә кушты. Җыелыш хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев