Буа районы фермаларына токымлы таналар кайтартылды
«Заря» агрофирмасы 500 баш нәселле «Голштино-Фриз» токымлы таналар алуны планлаштыра.
Күптән түгел 140 башы Иске Мәртле товарлыклы-сөтчелек фермасына кайтарылды. Аларнын берничэсе бозаулаган инде. Уртача тәүлеклек савым 26-28 литр тәшкил итә. Тулаем агрофирма буенча дәүләткә тәүлегенә 25 тонна сөт реализацияләнә. Әлеге тармакта эшләүче терлекчеләрнең хезмәте белән район башлыгы Ранис Камәртдинов танышып кайтты.
Ул шулай ук авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән агрофирманың уҗым кырларынын тырышын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев