Буа районы Яңа Чәчкаб авылы халкы ата-бабалары тамыр алган Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылыннан кунаклар кабул иттеләр.
Буа районы Яңа Чәчкаб авылы халкы ата-бабалары тамыр алган Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылыннан кунаклар кабул иттеләр.
Ике авыл арасында дус-
лык җепләрен ныгыту-
га юнәлдерелгән әлеге
җылы очрашу борынгы
мирасны искә төшерү, та-
рихлар белән уртаклашу,
авылларның бүгенгесен
барлау белән үрелеп барды.
Танылган
шәхесләргә бай авыл
Кунакларны Буа ягы белән
таныштыруны шәһәрдән
үк башладылар. Берен-
че булып тумышы белән
Яңа Чәчкаптан булган Ка-
мил хәзрәт Бикчәнтәев сал-
дырган “Камилә” мәчетенә,
Гөлшат Мөхтәрованың шәхси
музеена керделәр, аннан Буа
дәүләт драма театрында бул-
дылар. Яңа Чәчкапта танышу
мәктәптән башланды, мәчеттә,
мәдрәсәдә дәвам итте. Җомга
намазыннан соң “тукталыш”
авыл мәдәният йортында иде.
Монда аларны төрле тематик
күргәзмәләр көтә иде.
Сәхнәдән авыл җирлеге
башлыгы Динә Абдрахманова,
ветераннар советы җитәкчесе
И л д а р Ш ә р ә ф е т д и н о в
сәламләделәр. Кунакларга ча-
кыруны кабул иткәннәре өчен
рәхмәтләрен җиткерделәр,
мондый очр ашуларның
дәвамлы булуын теләделәр. Ан-
нан экран “телгә килде”. Виде-
оролик аша авылның бүгенге
тормышы яктыртылды. Яңа
Чәчкап данын еракларга та-
раткан атаклы шәхесләр бар-
ланды. Татар шагыйре, пу-
блицист, Татарстанның
а т к а з а н г а н м ә д ә н и я т
хезмәткәре һәм сәнгать эш-
леклесе Әхмәт Рәшит, авыл
хуҗалыгы фәннәре докторы
Газимҗан Шәрәфетдинов, га-
лим-педагог Гүзәлия Клычо-
ва, РСФСРның халык мәгарифе
отличнигы Нурулла Бикмул-
лин, ветеринария фәннәре
кандидаты Далис Латыйпов,
Татарстанның атказанган аг-
рономы Мөнир Каюмов, та-
рих фәннәре кандидатлары
Эльмира Сәлахова, Фирдәвес
Кәлимуллина (Әхмәтшина), Ра-
мил Кадыйров, дин эшлеклесе
Камил Бикчәнтәев, шагыйрь
Рифат Сәлахов, Татарстанның
атказанган матбугат һәм
массакүләм коммуникацияләр
хезмәткәре Гөлинә Гыйма-
дова, техник фәннәр канди-
даты Гүзәл Төхфәтуллина
(Нәгыймуллина) турында ча-
раны алып барган укытучы
Гүзәл Хисамиева бәян итте.
Ә экранда Россиянең ат-
казанган фермеры Са-
лих Шәрәфетдинов асраган
йөзләгән баш атның тупыр-
тупыр чабуы, матур бер миз-
гел генә булып калмыйча,
Яңа Чәчкапта тырыш, уңган
кешеләр яшәвен тагын бер кат
гәүдәләндерде һәм берочтан
үткәнгә дә алып кайтты ке-
бек. Иске Чәчкаб авылыннан
да кешеләр бу якларга атларда
күченгәндер?!
Яңа Чәчкапка нигез
17 гасырда салынган
Очрашуга кайткан тарих-
чы, “Гасырлар авазы – Эхо
веков” фәнни-документаль
журналның баш мөхәррире
Рамил Кадыйров авыл тари-
хын үзе төрле архивларда
актарган чыганаклар – Сви-
яжск өязенең исемлек кита-
бы, метрика китаплары, ре-
визия кенәгәләре, ландрат
җанисәбе буенча барлады.
– Рәсми мәгълүматларда
Яңа Чәчкап авылына нигез
XVIII гасырда салынган диеп
язылса да, әлеге документ-
лар нигезендә без моның XVII
гасырның икенче яртысына
туры килүен дәлилли алабыз,
– диде ул. Аның әйтүенчә, ур
-
ман ягында урнашкан Иске
Чәчкабтан кешеләр бирегә
тигез җирләрне үзләштерү
өчен күченәләр. Бу көнне
шушы авылдан кунак булып
килгән 25 кешелек делегация
җитәкчесе, озак еллар район
башлыгы урынбасары булып
эшләгән, бүген – җәмәгать
эшлеклесе, тарихчы Рәмис
Хәялиев та нәкъ шушы фикер-
не җиткерде.
– 1620нче елларда баш-
ланган җир үзләштерү про-
цессы берничә этапта уз-
ган. Башта бирегә безнең
төбәктәгеләр застава корыл-
малары төзү өчен мәҗбүри
җибәрелсәләр, соңрак га-
сырлык имәннәрне төпләп
туйган халык, җирләрнең
уңдырышлылыгын күреп,
үзе күченә башлаган. Дәүләт
тә чикләрне саклаучыларга,
җир үзләштерүчеләргә үз кы-
зыксындыруын булдырган, –
диде ул.
Рамил Кадыйров авылга
нигез салынудан тыш, кайсы
елларда күпме халык яшәве,
документларда мәчетләр кай-
чан искә алынуы, беренче
муллалар кем булуы һәм баш-
калар турында сөйләде. Авыл-
дан хәтта 1812 елгы Ватан
сугышында ике кеше катна-
шуы да билгеле. Рәмис Рәфис
улы исә Яңа Чәчкап авылы та-
мыр алган Иске Чәчкаб тари-
хы турында тәфсилләп бәян
итте. Элек-электән халкының
тырыш, үҗәт булуы турында
күп кенә мисаллар, кызыклы
фактлар китерде. Чыгышы
башында ук ул бүгенге оч-
рашуны тарих битләренә ба-
гышларга булдык, дип әйтеп
куйган иде. Ә мәдәни “арала-
шулы” бәйрәмнәрне алга таба
тагын да оештыру теләге бу-
луын ассызыклады. Шулай ук
тарих белән бәйлеләрен дә.
– Әле бит охшаш исем-
ле авыллар тагын да бар.
Мәсәлән, Кайбыч. Ә бездә
Буа исемен ике авыл йөртә,
– диде ул.
Концерт номерлары да
бөтенләй үк булмады түгел.
Буалылардан аларны Сиринә
Хәйруллина, Фәрит Садри
-
ев, Яңа Чәчкап мәктәбе уку-
чылары, Хөрия Җиһаншина
бүләк итте. Хөрия ханым 2024
елда Иске Чәчкаб белән та-
нышуларын да җылы итеп
искә алды. Кунаклар да
җыр-шигырьләре белән чы-
гыш ясады. Залда утыру-
чыларны телеңне йотар-
лык юка белән сыйладылар.
Күчтәнәчкә безнең якларда
да элегрәк популяр булган ка
-
рабодай бәлеше дә пешереп
килгәннәр.
– Районга килгән куна-
кларны ипи-тоз белән генә
түгел, ә юка белән каршы алу
традициясен дә кертәбез.
Ул Кайбычның брендына
әверелеп бара, – диде Рәмис
әфәнде.
Берничә сәгатькә сузыл-
ган менә шундый эчтәлекле,
мәгълүматларга бай очрашу-
дан ике як та күтәренке кәеф,
яңа күрешүләр өмет итеп та-
ралышты.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев