Буа районы Яңа Чәчкап авыл җирлегенә кергән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында яңа китап чыкты
Бүген Яңа Чәчкап авылы мәдәният йортында район җитәкчелеге, китап авторларының берсе Газимҗан Шәрәфетдинов һәм аны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Казандагы «Буа якташлыгы» җитәкчесе Ирек Закиров катнашында укучыларга тәкъдим итү узды.
Ветераннарның исемнәрен мәңгеләштерү теләге авыл хакының гына түгел, китап авторларының да хыялы була. Чөнки Газимҗан Шәрәфетдинов үзе дә тумышы белән шушы авылдан, тагын бер автор Ринат Хәсәновның да тамырлары Яңа Чәчкапка барып тоташа.
«Исемнәре белән искә алыйк» дип аталган әлеге китапта сугышчыларның фашистларга каршы күрсәткән батырлыклары турында сөйләнә. Сугыш елларында һәм аннан соңгы язмышлары, ни өчен орден-медальләр алулары турында да тулы мәгълүмат бар.
Сугыш кырында ятып калган мәрхүмнәрнең бүгенге көндә якыннары өчен бик әһәмиятле мәгълүматлар бар: сугышчы соңгы тапкыр кайда сугышкан, төгәл датасы, үлеменең сәбәбе, һәм кайда күмелүе күрсәтелгән. Алар барысы да архив документларына нигезләнеп язылган. Барлыгы 238 сугышчы һәм «Наркомстрой» хезмәткәренең исеме язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев