Буа районы Яңа -Чәчкап авылы кубогына сигезенче волейбол турниры узды
24 февральдә Яңа -Чәчкап авылында волейбол турниры тәмамланды
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч булды.
Турнирда төрле районнар һәм учреждениеләр командалары катнашты: ветеринария техникумы, мөхтәсибәт, Кул- Черкен авылы, Яңа -Чәчкап, шулай ук Тәтеш районыннан ике команда. Кубок өчен көрәш киеренке була һәм алты сәгатьтән артык дәвам итә, шул вакыт эчендә һәр команда үз осталыкларын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм профессионализм күрсәтеп, Буа мөхтәсибәте шәкертләре командасы алды. Җиңүчеләрдән ике очкога гына калышып, Яңа — Чәчкап авылы уенчылары икенче урынны алдылар, ветеринария техникумы студентлары өченче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев