Буа районы Янтуган авылында табиб-стоматолог Әсфир Мөхәммәтшин тирә-яктагы сигез авыл халкының тешен дәвалый (фото
Буа районы Янтуган авылында табиб-стоматолог Әсфир Мөхәммәтшин тирә-яктагы сигез авыл халкының тешен дәвалый (фото)
Стоматолог халыкны Янтуган авылы фельдшер-акушерлык пунктында кабул итү алып бара. Биредә стоматолог штаты район үзәк дәваханәсенең участок дәваханәсе эшләгән елларыннан ук эшләп килә. Бирегә Янтуган, Вольнистан, Ташкичү, Кырык-Садак, Никольские Сороки, Кече Шыгырдан, Тимбай, Мөкерле, Альших, Нурвахит, Кайрево авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итәләр. Көнгә кайвакыт 7-8 пациент кабул итә. Табиб кариес, пульпит, пародонтит кебек авыруларны дәвалый, профилактик карау үткәрә.
- Өлкәннәр дә, яшьләр дә килә. Авыл авыл бит инде ул, шуңа мин барысы өчен дә үз кеше. Еш кына халыкка тешләрне вакытында каратып торырга киңәш итәм. Шуны сизәм, мондый мөнәсәбәт булганда кеше аңлый һәм өлкән яшьтәгеләр тешләрен каратып торалар, ди.
Буа телевидениясе тапшыру эшләгәндә табибка чират торучылар белән дә аралашты. Янтуган авылыннан Тәнзилә Сәлахетдинова авылда теш табибы булу зур бәхет булуын, Әсфир Загитовичтан башка бер табибка дә мөрәҗәгать иткәнем булмавын әйтә. Шуңа тешләрем бик әйбәт, ди.
Әсфир Мөхәммәтшин үзе Ташкичү авылында гаиләсе белән яши. Казан дәүләт медицина институтын, аннан интернатураны тәмамлый. 1989 елда Янтуган участок дәваханәсенә эшкә кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев