Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Иске Суыксу Сабан туена быел да Фирдүс Тямаев белән узачак. Тагын Раяз Фасихов, Илмира Нәгыймова, Филүс Каһиров, Азат һәм Алсу Фазлыевларның да килүләре көтелә.

Буа районы Иске Суыксу Сабан туена быел да Фирдүс Тямаев белән узачак. Тагын Раяз Фасихов, Илмира Нәгыймова, Филүс Каһиров, Азат һәм Алсу Фазлыевларның да килүләре көтелә.

 

Телефоннарда Иске Суыксу авылында быел да Сабан туе узачагы турында хәбәр халык арасында инде таралып өлгерде. Әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе булган Мөнип Хөсәеновтан бәйрәм турында тәфсилләбрәк сорашып алдык.

-Быел Сабан туе узган елгыдан һич кенә дә кайтыш булмаячак. Иске Суыксу авылы янындагы алан һәркемне көтеп калачак. Бәйрәмне оештыручылар  бу хакта инде яз башыннан  сөйләшүләр алып баралар. Төрле уеннар, ат арбасына капчык-капчык иген төяп тарту, лотерея уеннары –  барысы да булачак. Узган ел көрәшчеләр тәкә һәм  скутерлар белән бүләкләнгән иделәр. Иске Суыксу көрәшчеләр тәрбияләүче авыл. Җитәкчеләр быел да Сабан туе йөзе булган көрәшчеләр мәйдан күрке булачагын ышандыралар. Ә төсле утлар белән балкучы зур сәхнәдә дистәләгән татар-башкорт эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак. Фирдүс Тямаевны Иске Суыксу Сабан туена әлләкайчан “кодалап” куйганнар авыл егетләре. Әйткән сүз, аткан ук,  Тямаев – киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев