Буа районы Кайбыч авылы мәктәбендә укыган әфганчыларны искә алдылар (+фото)
Бүген Кайбыч авылы мәктәбендә элеккеге укучыларын - әфганчыларны искә алып, аларга багышланган стенд ачтылар.
Анда өч әфганчы - сугышта башын салган Рәсим Мәүлетовның, тыныч тормышта вафат булган Рәүф Хөсниевнең, Мөнир Шәрәфетдиновның фотолары урнаштырылган. Шулай ук алар турында кыскача мәгълүмат та урнаштырылган. Моннан тыш әфганчыларның балачагы, батырлыгы турында якыннары, дуслары, танышлары да сөйләде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм башкалар катнаштылар. Бу хакта тулырак “Байрак”, (“Знамя”, “Ялав”) газетасының 12 май саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев