Буа районы Карлы авылында булачак күп балалы гаиләләр бистәсендә уңайлыклар тудырыла башлады
Карлы авылының көньяк-көнбатыш өлешендә, Алших авыл җирлегенә баручы юл буенча районда күп балалы гаиләләр өчен яңа бистә булачагы турында күптән билгеле.
Бу эш Россиядә күп балалы гаиләләргә бир участогы бирелү турындагы программа буенча гамәлгә ашырылды. Инде кайбер хуҗалар үзләренең җир участокларында өйләр дә салдылар. Тик электр линиясеннән кала яшәү өчен башка уңайлыклар булмау сәбәпле, биредә эш башланмый торды.
Күптән түгел, боз кузгалды. Карлы авылы җирлеге башлыгы Рамис Мифтахов белдерүенчә, бүгенге көндә булачак урамнарга юллар салына. Әлегә юлларның нигезе булдырыла, киләчәктә асфальтланачак та ди җитәкче. Шулай ук планда аерым су башнясы урнаштыру да бар. Якын киләчәктә газ линиясе да килү көтелә.
-Карлы авылы зураячак. Каядыр авыллар бетеп барганда, яшәүчеләр саны арту, төзелешләр бару бик яхшы күренеш дип саныйм, мин. Барлык эшләрнең гамәлгә ашачагына ышанам, - диде Рамис Мифтахов.
Буа шәһәреннән берничә чакрым гына урнашкан әлеге авылның перспективасы зур. Биредә дистәләгән яңа йортлар калкып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев