Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Карлы авылыннан шәхси эшмәкәр үз автобусы белән мәхәллә картларын изге Болгар җиренә алып барып кайтты

Эшмәкәрнең авылдашларын беренче тапкыр гына республиканың тарихи һәм туристик маршрутларына булып торган әлеге урыннарга алып баруы түгел.

 Моңа кадәр сәяхәткәТаһир Газизов үзе  йөрсә, быел автобуста аның улы Фәнис Газизов иде.

40ка якын кеше – ирләр һәм хатын кызлар иртәнге сәгать 6да Карлы авылы мәчете яныннан юлга кузгалды. Иң беренче тукталыш Болгарның Ак мәчетендә булды. Анда тарихи биналар, мәчет  территориясендә экскурсия узганнан соң, мәчеткә кереп намаз укыдылар.

Аннан автобус  Болгар тарихи-археологик запаведникка алып китте. Анда Хан мәчетендә, Көнчыгыш, Төньяк, Хан төрбәсендә булдылар, Олы һәм Кече манараларны сәяхәт кылдылар, Болгар музеенда булып, экспонатлар белән таныштылар, Кызыл, Ак һәм Кара пулатны карадылар.

-Берничә тапкыр килгәнебез булды. Ел саен тарихи җирләрдә зур үзгәрешләр баруын күрәбез. Бу юлы  Алтын Урда чорында иң соңгы булып төзелгән Хан сараеның матур итеп ясалганын күрдек. Теләге булган һәркем борынгы бабаларыбызның яшәгән изге җирләргә килеп күреп китә ала. Территориясенә керү, танышып йөрүе ирекле. Безнең кебек килеп күрергә теләүчеләргә килүне оештыручыларга да, шушы төзелешләрне алып баручыларга да рәхмәтләребез иксез-чиксез, - диләр сәяхәт кылучылар Резеда һәм Дамир Әхмәтшиннар.

Сүз уңаеннан, теләгән кеше Спасс районы белән дә таныша алды. Фәнис Газизов инде кич җитәрәк сәяхәтчеләрне исән-имин кайтарып җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев