Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Күл Черкене авылында почта яңа урынга күчте

Модульле яңа бина төзелгәнче ул авыл мәдәният йортында урнашты.

 

Почта бүлекчәсе моңа кадәр салкын, бернинди уңайлыклары булмаган элеккеге “Ватан” хуҗалыгы  идарәсе урнашкан бинаның бер бүлмәсенә сыенган.

 

Җылытылмаган бинада эшләве үзәгенә үткән хезмәткәрләрнең: өсләрен-нән калын куртка төшмәгән, документларны  кулларына бияләй киеп тутырганнар. Халык җыеннарында бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәреп карыйлар һәм  район редакциясенә дә мөрәҗәгать   итәләр. Узган ел ахырында “Россия Почта”сы акционерлык җәмгыяте программасы нигезендә Күл Черкене авылында модульле почта бүлекчәсе төзү өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Почта хезмәткәрләре дә, халык та өметләнеп төзелеш башлануын көтә. Тик, финанслау булмау сәбәпле,  хезмәткәрләр кышны кабат салкын бинада кышларга калырга мәҗбүр булган.

Күл Черкене авылында барлыгы 74 йортта район газетасын укыйлар. Почта хезмәткәрләре шундый шартларда да тиражны төшермичә саклап калган. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең  “Буинск-информ” филиалы җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов газета укучыларын саклап калу ниятендә һәм   хат ташучыларның хәленә кереп, “Татарстан Почта”сы директоры Илнур Мәхмүтовка хат белән мөрәҗәгать итте. Ул әлеге хатта модульле бина төзелү өчен җир участогы бүлеп бирелсә дә, әлегә төзелеш эшләре башланмавын һәм хезмәткәрләрнең авыр шартларда эшләвен бәян иткән иде. Шулай ук хатта авыл халкының бүгенге заманда мондый шартларда хезмәт күрсәтелүдән ризасызлык белдерүләрен, почта җитәкчелегеннән бу мәсьәләне хәл итүне озакка сузмауларын үтенүләрен җиткергән.

Узган ел ахырында  Күл Черкене халкы һәм почта бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен сөенечле хәбәр килеп иреште. Яңа почта бинасы төзелеп файдалануга тапшырылганчы,  аны вакытлыча мәдәният йорты бинасының бер бүлмәсенә күчерергә кушалар. Моңа район башлыгы Ранис Камәртдинов ярдәм итте. Җитәкче мәдәният йортында мондый мөмкинлек булуын өйрәнеп, авыл җирлеге башлыгы Мөдәррис Истиевкә эшне башкарып чыгарга кушты. “Буинск-Информ” корреспондентлары шушы көннәрдә бүлекчәнең яңа шартларда ничек эшләве белән танышып кайттылар.

-Үзебез дә,  почта бүлек-чәсенә йөрүче авылдашларыбыз да хәзер сөенеп киләләр. Бүлмәбез бик җылы, барлык шартлар тудырылган. Бүлекчәдә икәү эшлибез. Авыл халкын газета-журналларга яздырабыз, пенсияләр таратабыз, коммуналь хезмәтләргә һәм башка түләүләрне кабул итәбез. Бүлекчәдә товарлар да бар.  Безгә шундый шартлар тудырулары өчен зур рәхмәт, ди – почта бүлекчесе начальнигы Рузилә Гыймадиева.

Авыл җирлеге башлыгы Мөдәррис Истиев белдерүенчә, яңа модульле бүлекчә авыл мәктәбе белән мәдәният йорты арасында урнашачак. Почта бүлекчәсе яшәүчеләр өчен тормыш-көнкүреш өчен бик кирәк булуын белдерә ул. Лашчы станциясендә почта бүлекчәсе бар. Анда бер  хат ташучы эшли. Бүгенге көндә Күл Черкене авылында кеше яши торган 296 йорт исәпләнә, 637 кеше яши, шуларның 219ы пенсионерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев