Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Күшке авылында җитмешенче елларда фототүгәрәктә шөгыльләнгән малайлар эшләре бүген кадерле фоторәсемнәргә әверелгән

Буа районы Күшке авылында җитмешенче елларда фототүгәрәктә шөгыльләнгән малайлар эшләре бүген кадерле фоторәсемнәргә әверелгән

 

 

 

Авыл үсмерләрен фото эшенә  Петр Бахтинов өйрәткән. Элеккеге фронтовик, мәктәп лаборанты һәм эш башкаручысы фотога төшерергә өйрәтү түгәрәге алып бара. Бервакыт ул шәкертләренә мөһим  эш куша: авылдагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган кешеләрнең фотоларын оригиналдан кабат төшерергә кирәк, ди.  Малайларга урамнарны да үзе бүлеп бирә. Исемлекләр төзелә. Балалар бу “заданиега” бик җитди карыйлар. 98 һәлак булучыдан 76сының фотосын күчереп төшерәләр.  Әлеге аклы-каралы фоторәсемнәр бүгенге көн күзлегеннән бик оста да килеп чыкмагандыр инде, иң мөһиме - алар хәзергәчә исән сакланган. Түгәрәккә йөрүчеләрнең берсе Иван Васильев соңрак, туган мәктәбендә тарих укытучысы булгач,  әлеге рәсемнәрне җыеп, барлап альбомга туплый һәм мәктәп музеена тапшыра.   Еллар үткән саен әлеге авыл тарихын “язган” фотолар белән иске фотоальбомның кыйммәте арта бара.

Иван Александрович исә фототүгәрәктә алган шөгылен еллар буе ташламый.  Ул һәр 9 Май  саен бәйрәмгә килгән ветераннарны фотога төшерә. 1974 елдан алып бүгенге көнгә кадәр шактый калын “коллекция” туплана.  Ул,  тавышсыз кино кебек,  бик күпне “сөйли”. Менә 1974 елдан төшерелгән фото. Авыл уртасындагы һәйкәл янында ветераннар хәйран күп.

 

Тормыш кайный әле. Аннары фотодан фотога сафлар сирәгәя. 2006 елның Җиңү бәйрәмендә һәйкәл янында нибары дүрт кеше утыра.  Сулда - Леонтий  Петров. Ул сугыштан кайткач авылда  сельсовет рәисе, колхозның партоешма секретаре булып тора.  Янәшәдә Анна Елисеева урнашкан. Ул сугыш вакытында госпитальдә хезмәт иткән. Аннары гомере буе авыл медпунктында фельдшер-акушер вазифасын башкарган. Уңда ирле-хатынлы фронтовиклар Петровлар. Гаилә башы Василий агай фронтта элемтәче була, сугыш кырында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Җәмәгате  Елена Петровна - пулеметчы.  Кызганычка каршы, әлеге фотода Петровларның исән килеш каршылаган соңгы язы, соңгы Җиңү бәйрәме, шушы елның декабрендә алар икесе бер көнне гүр иясе булалар.

Шул рәвешле, фоторәсемдәге Анна Васильевна һәм Леонтий Алексеевич  Чуаш Киштәгенең соңгы ветераннары булып  хәтергә язылалар. 2011 елдан соң төшерелгән 9 Май төсле фоторәсемнәрендә төп геройлар – ветераннар урыннары инде буш, алар калмаган..  Иван Александрович узган елларның “телсез шаһитлары” булган фотоларны барысын да шулай ук мәктәп музеена куйган.

 

Киләсе буыннарга карарга, искә алырга.

Бахтинов шәкертләренең гади мавыгуы шул рәвешле авыл өчен бәһасез ядкарь калдырган. Сүз уңаеннан,  Петр Егорович  үзе Бөек Ватан сугышы елларында  генерал Константин Рокоссовский   командованиесе астындагы Беренче Белоруссия  фронты составында сугыша.  Хәрби белгечлеге буенча  176нчы авыр гаубица артиллериясе элемтәчесе була, алгы сызыктагы гаскәрләрнең хәрәкәтен көйләүне элемтә аша тәэмин итә.  Петр Егорович күп шәһәрләрне һәм торак пунктларны немец илбасарларыннан  азат итүдә катнаша. Берлинны алу өчен бәрелешләрнең  үзәгендә була.

Күрсәткән батырлыклары  өчен Петр Бахтинов  Кызыл Йолдыз ордены, “Будапештны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач та ул совет гаскәрләре составында Германиядә тагын биш ел хезмәт итә әле. 1950 елда сержант званиесендә демобилизацияләнә.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев