Буа районы кырларында бер айда кар катламы калынлыгы 3 тапкыр арткан
“Авангард” агрофирмасының Кайбыч авылы янындагы уҗым кырында бүген ул 90 сантиметр тәшкил итә.
“Россельхозүзәк”нең Буа районы бүлеге начальнигы Радик Ибәтуллин әйтүенчә, тулаем район буенча да күрсәткеч шул чама – 80-100 сантиметр. Бер ай элек ул өч тапкыр кимрәк булган. Калын “юрган” астында үсемлекләр үзләрен яхшы хис итә. Тармаклану буыны тирәнлегендә туфрак температурасы минус 1,8 градуска тиң. 12 гыйнварда алынган үсемлекләрне лабораториядә тикшерү тармаклану буынында шикәрләр күләме 30 процент булуын күрсәткән. “Авангард” агрофирмасы баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, бу бик яхшы күрсәткеч.
Бүген биредә шикәрләр микъдарын һәм үсемлекләрнең яшәүгә сәләтен тикшерү максатында чираттагы монолит алынды. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев