Буа районы Мөкерле авылында бер хуҗаның сараенда янгын чыгу сәбәпле, күршеләрнең сарае да янган
Буа районы Мөкерле авылында бер хуҗаның сараенда янгын чыгу сәбәпле, күршеләрнең сарае да янган
Янгын узган шимбәдә 22 сәгатьләр тирәсендә килеп чыккан. Рәсми чыганакларга караганда, сарайлар агачтан булган. Фаразларга караганда, янгын электр үткәргечләрендә хилафлыклар аркасында чыккан. Хуҗаларның йортларына зыян килмәгән, урында янгын сүндерү хезмәтчелеге эшләгән. Бер хуҗаның терлекләре янгында каза күргән.
Гадәттән тыш хәлләре хезмәтчелеге, халыкка иске һәм квалификацияле белгечләр башкаруында үткәрелмәгән электр үткәргечләренең куркыныч тудыруын искәртә. Беркүпме акча экономияләп йорт-җирсез калганчы, хуҗаларны бу хакта уйларга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев